Залман Бурман
Залман Бурман (4 март 1924 — 9 октябрь 1986 (62 яшь)) — механика белгече, техник фәннәр докторы (1976), профессор (1976), ТССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1983). 1949-1963 елларда Казан һәм Новосибирск шәһәрләренең авиация предприятияләрендә; 1963 елдан Казан төзүче-инженерлар институтында, 1976-1986 елларда механика кафедрасы мөдире. Хезмәтләре катлаулы конструкцияле очкыч аппаратларның ныклыгын һәм тирбәнешен хисаплау ысулларына карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В