Зоран Заев

Зоран Заев (мак. Зоран Заев, 1974 елның 8 октябре, ЮСФҖ, Македония СҖ, Струмица) — македон сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, 2017 елның 31 маеннан Flag of North Macedonia.svg Төньяк Македония премьер-министры. 1996 елдан МСДБ фиркасе әгъзасы, 2013 елдан фирка җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 8 октябрендә элекке Югославиянең Македония җөмһүриятендә туган. Скопье Изге Кирилл һәм Мефодий университетының икътисад факультетын, соңрак шул ук университетта «монетар икътисад һәм финанслар» белгечлеге буенча магистрлык курсын тәмамлаган. МСДБ фиркасенең Струмицадагы бүлекчәсе җитәкчесе, 20062008 елларда фирканең вице-президенты, 2013 елдан фирка җитәкчесе вазифаларына сайланган. 20052016 елларда Струмица мэры. 2017 елның 31 маенда ил парламенты (120 депутатның 62 се уңай тавыш биргән) Зоран Заев хөкүмәтенә ил белән идарә итәргә вәкаләтләр биргән.

Сәяси карашлары

Зоран Заев илнең НАТОга һәм Европа берлегенә керүе өчен тырыша, шуның өчен илнең атамасын Македония Җөмһүриятеннән Төньяк Македония итеп үзгәртү турында Греция белән килешүне имзалау яклы була.

Европа берлеге стандартларына туры килү өчен, Зоран Заев хөкүмәте соңгы елларда халык өчен авыр реформалар уздырырга мәҗбүр була.

Төньяк Македония белән Евросоюзга керү турында сөйләшүләрдән баш тарту (Франция, Төньяк Македониядә коррупциягә каршы көрәш йомшак бара, дигән сылтау белән каршы чыга) бу илдә вакытыннан алда сайлауларга китерә[1].

Гаилә хәле

Хатыны Зорица Заева. Ике балалары бар: Александр, Душко.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә