Зәйнулла Шәйхлисламов

Зәйнулла Гомәр улы Шәйхлисламов (рус. Шайхлисламов Зайнулла Гумерович, 2 гыйнвар 1938, Татар Үреше, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — рәссам. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1998). БР рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

Тормыш юлы

1938 елның 2 гыйнварында БАССРның Байкыбаш районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Караидел районы) Татар Үреше авылында туган. Үсмер чагында Уфага күчеп килә, анда кичке мәктәптә укый һәм эшли.

1966 елда Уфа сәнгать укуханәсенең сәнгать бүлеген тәмамлый. Остазлары танылган педагоглар Г. А. Зырин һәм Р. У. Ишбулатов була[1].

1970 елдан 1990 елга кадәр РСФСР Сәнгать фондының Башкортстан иҗат-производство комбинатында рәссам булып эшли. Хәзерге вакытта Уфада яши һәм иҗат итә.

Рәссамның эшләре түбәндәге җыелмаларда саклана:

  • М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее (Уфа);
  • «Урал» дәүләт милли галереясы (Уфа);
  • «Алтын Урда» галереясы (Казан).

Картиналары

«...Гүзәллек таң калдыра, сокландыра һәм яшәргә мәҗбүр итә, ә минем өчен яшәү — ул иҗат итү һәм үз иҗатым аша кешеләргә безне чолгап алган дөньяны күрсәтү. Гүзәл, пакь, якты, игелекле дөньяны — нәкъ менә безнең заманда җитмәгән нәрсәне. Һичшиксез, гүзәллек — ул әле гармония дә. Нәкъ менә ул тормыш мәгънәсен табарга ярдәм итә».

Шәйхлисламов Зәйнулла

Пейзажлар:

  • «Чик буе» (1971);
  • «Иске Уфа» (1978);
  • «Өч агач» (1979);
  • «Элеккеге Олы Казан урамы» (1985);
  • «Иске чиркәү» (1993);
  • «Алсу җәй» (1993);
  • «Кояш» (1994);
  • «Караиделдә яз» (1994);
  • «Җәмгыять мәчете» (1997);
  • «Көз» (1999);
  • «Көз. Инзер аша асылмалы күпер» (2000);
  • «Инзер буйлап» (2005);
  • «Караидел» (2012);
  • «Сандугачлар сайрый» (2012);

Натюрмортлар:

  • «Хризантемалар» (1988);
  • «Төймәбашлар» (1988);
  • «Астралар» (1995, 2000);
  • «Бөрҗән. Нарцисслар» (1996);
  • «Гөлҗимешләр» (2007);

Философик-мистик композицияләр:

  • «Намазлык» (1993);
  • «Рухлар шәһәре» (1994);
  • «Гасырлар» (1997);
  • «Рухлар тавы» (1997);
  • «Ерак үткәндә» (1999)[2].

Күргәзмәләр

1964 елдан башлап республика, зона һәм бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре:

  • Уфа (1988, 2001, 2002, 2013)[3];
  • Казан (2007);
  • Нефтекама, Бәләбәй.

Бүләкләле һәм мактаулы исемнәре

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1998).

Искәрмәләр

  1. Шайхлисламов Зайнулла Гумерович. Караидельский район: Официальный сайт отдела культуры. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.
  2. Живопись Зайнуллы Шайхлисламова и графика Юрия Григорьева. Культурный мир Башкортостана (20 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.
  3. Попова, Эльвира. Персональная юбилейная выставка произведений заслуженного художника РБ, члена СХ РФ З.Г. Шайхлисламова. Уфимская художественная галерея (16 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.