Лазурные небеса (торак комплекс)

Лазурные небеса (рус. Лазурные небеса) — Казан шәһәренең биек торак комплексы. Шәһәрдә биеклеге 120 метрдан артып киткән беренче бина. Совет районында, Альберт Камалеев проспекты һәм Патрис Лумумба урамы киселешендә, Альберт Камалеев проспекты, 1 адресы буенча урнашкан. 2013 елның 29 ноябрендә файдалануга тапшырыла.

Тасвирлама

Торак комплексның төзелеше 2006 елда башлана, 2013 елда тәмамлана[4]. Бинада 37 җир өсте катлары, аларның утыз бише торак һәм икесе техник (19 һәм 37 нче) кат; һәм өч җир асты катлары (аларда парковка урнашкан) бар[5].

  • Төзелеш мәйданы — 2230 м²;
  • Җир өсте катлары саны — 37;
  • Җир асты катлары саны — 3;
  • Фатирлар саны — 256;
  • Бинаның гомуми мәйданы — 66 912,66 м² — шул исәптән:
  • Фатир катларының гомуми мәйданы — 49 284,42 м²;
  • Беренче катның гомуми мәйданы — 1446,18 м²;
  • Икенче катның гомуми мәйданы — 1637 м²;
  • Техник катларның гомуми мәйданы — 3180 м²;
  • Җир асты катларының мәйданы — 11 116,5 м²;
  • Гомуми фатир мәйданы — 38 155,55 м²;
  • Паркингта 275 машина кую урыны;
  • Җир асты автомобиль кую урынының гомуми мәйданы — 11 116,5 м²;
  • Лифтлар саны — 6[6].

Кызыклы фактлар

  • Башта проект ике манарадан торган, тик нәтиҗәдә, бер манараны гына калдырырга карар ителә.

Украина хәрби көчләре һөҗүме

undefined

2024 елның 21 декабрендә торак комплекска Украина пилотсыз очу аппараты эләгә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 15 нче каттагы фатирлар зыян күргән. Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очу аппараты шулай ук «Манхэттен» торак комплексына җибәрелә[7].

Россия Федерациясе Оборона министрлыгының рәсми вәкиле белдергәнчә, Казан буенча һөҗүм барышында пилотсыз очу аппараты төрле юнәлешләрдән өч дулкынга кулланыла, өч пилотсыз очу аппараты һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары, өчесе радиоэлектрон көрәш чаралары тарафыннан юк ителә[8].

Фото

Казань. Международный конно-спортивный комплекс «Казань» и жилой комплекс «Лазурные небеса».JPG
Лазурные небеса - panoramio.jpg
«Лазурные небеса» торак комплексына күренеш

Искәрмәләр

  1. Azure Skies. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 август 2010. Архивировано 4 май 2012 года.
  2. Lazurnie Nebesa. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 август 2010. Архивировано 4 май 2012 года.
  3. Умные лифты. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2010. Архивировано из оригинала 10 май 2011 года.
  4. Lazurnye Nebesa 2019 елның 13 октябрь көнендә архивланган.
  5. Azure Skies
  6. Умные лифты 2011 елның 10 май көнендә архивланган.
  7. Беспилотник врезался в многоэтажку в Казани. 21 декабрь 2024 тикшерелде.
  8. Минобороны сообщило, что дроны ВСУ атаковали Казань тремя волнами (21.12.2024). 21 декабрь 2024 тикшерелде.

Сылтамалар