Зөя Иоанн Предтеча монастыре

Зөя Иоанн Предтеча монастыре (рус. Свияжский Иоанно-Предтеченский монастырь) — Рус православ чиркәвенең Казан епархиясе монастыре. Зөя хатын-кызлар монастыре 1551 елда Раштуа чиркәве каршында барлыкка килә. 1795 елгы янгыннан соң монастырьга Троице-Сергий ирләр монастыре биналары тапшырыла.

Тарихы

Троице-Сергий ирләр монастыре

Троице-Сергий ирләр монастыре — Зөя шәһәрендә (рус. Свияжск) салынган беренче монастырь. Ул 1551 елда Иван IV фәрманы нигезендә төзелә. Монастырь Мәскәү өлкәсендәге Троице-Сергий монастыренә  [рус.] карый, һәм төзелеш эшләренә акчаны нәкъ менә шул монастырь бирә. Гыйдабәтханә шәһәрнең көньяк өлешендә, Түгәрәк тауның текә калкулыгында урнаша.

XVI гасыр документларына караганда, монастырьдә Изге Өчлек хөрмәтенә һәм Сергий Радонежскийга багышланган ике агач чиркәү була. Монастырь карамагына бер авыл һәм уңдырышлы сөрү җирләре булган берничә торак пункт беркетелә[1].

XVI гасыр ахырында Сергий Радонежский исемендәге чиркәүне яңадан таштан төзи башлыйлар: моның өчен Псков осталары чакырыла, гыйбадәтханә 1604 елда изгеләндерелә[2].

1764 елда Екатерина II үткәргән реформалар нәтиҗәсендә Троице-Сергий ирләр монастыре ябыла. Шул ук елда монастырьгә караган барлык җир биләмәләре, авыллар башта Икътисад коллегиясе карамагына, ә соңрак Дәүләт милекләре министрлыгына тапшырыла. Монахлар Троице-Сергий Лаврасына күчерелә, ә монастырьнең Троицк чиркәве һәм Сергий чиркәве җирле чиркәүләргә әйләнә[1].

Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыре

Зөядәге Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыре тарихы 1567 елда төзелгән агач Раштуа чиркәве белән бәйле[3]. Әлеге гыйбадәтханә каршында моняхинялар җәмгыяте барлыкка килә, алар үзләре ясаган кельяләрдә яши. XVII-XVIII гасыр чыганакларында бу урын төрлечә телгә алына: Раштуа монастыре, Раштуа Предтеча монастыре һәм Иоанн Предтеча монастыре. Изге Иоанн Креститель исемен монастырьга мөстәкыйль дини оешма буларак гамәлгә куелган вакытта бирәләр.

1701 елда агач чиркәү яңартыла, ә соңрак аның урынында Иоанн Предтеча исемендәге пределы булган таш Раштуа Христос чиркәве төзелә. Монастырьның үз милке һәм кереме булмый, ул дәүләт ярдәме һәм иганәләр хисабына яши, шуңа күрә аның корылмалары, нигездә, агачтан була һәм еш кына янгыннардан зыян күрә[4].

1795 елның 11 маендагы зур янгын нәтиҗәсендә монастырь тулысынча диярлек юкка чыга. Гыйбадәтханәнең таш диварлары һәм монахиняләр саклап кала алган чиркәү җиһазлары гына исән кала. Янгыннан соң монахинялар вакытлыча Казан Богородица хатын-кызлар монастыренә күчерелә[5].

Монастырьне ябылган Зөя Троице-Сергий ирләр монастыре территориясенә күчерү турында карар кабул ителә. 1797 елда Изге Синод рөхсәте белән Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыре әлеге урында үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә һәм элеккеге атамасын саклап кала[4].

XIX гасырда монастырь чәчәк ату чорын кичерә. 1829 елда Зөянең расланган генераль планы нигезендә монастырьда таш диварлар, манаралар һәм капкалар, торак һәм хуҗалык биналары, ашханә төзелә[1]. 1898—1906 елларда Иоанн Предтеча монастыре территориясендә барлык «Всех Скорбящих Радость» Изге Ана иконасы исемендәге зур чиркәү төзелә, аның проектын архитектор Ф. Малиновский әзерли. Ул Зөя шәһәренең иң зур гыйбадәтханәсе була[6].

Революциядән соң монастырь ябыла, аның милке дәүләт карамагына алына, ә биналар төрлечә файдаланыла. Совет чорында монастырь ансамбле хуҗалык ихтыяҗларына яраклаштырыла, нәтиҗәдә аның дини функцияләре югала[2].

2010-2019 елларда киң колачлы реконструкция эшләре алып барыла, нәтиҗәдә барлык гыйбадәтханәләр яңадан торгызыла һәм монастырь территориясе төзекләндерелә[7].

2021 елның 17 июнендә Рус православ чиркәве Изге Синоды карары белән Зөя утрау-шәһәрендә Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыре яңадан ачыла. Бүгенге көндә ул гамәлдәге дини үзәк буларак эшчәнлеген дәвам итә[8].

Архитектура ансамбле

Архитектура ансамбле шактый яхшы сакланган. Ул Троице-Сергий монастыреннән калган корылмаларны да, XIX гасыр — XX гасыр башларында төзелгән корылмаларны да үз эченә ала.

1551 елда төзелгән Троицк агач чиркәве — Зөяның беренче агач шәһәрчегеннән калган бердәнбер һәйкәл. Берничә гасыр дәвамында ул берничә тапкыр үзгәртеп корыла, һәм бу аның тышкы кыяфәтен шактый дәрәҗәдә үзгәртә. Башта чиркәү борынгы Русь өчен хас булган келәт тибында төзелә. Төзелеш өчен агачны Углич урманнарында кисеп, су буенча Свияга тамагына китереләр. XVIII—XIX гасырларда үзгәртеп корулар чиркәү архитектурасы һәйкәлен саклап калу максатыннан башкарыла. Безнең көннәрдә ул урта гасыр һәйкәле буларак түгел, ә күбрәк XVIII гасыр чиркәве рәвешендә кабул ителә. Күпсанлы үзгәртеп коруларга карамастан, чиркәүнең эчке киңлеге яхшы сакланган һәм агач өйне хәтерләтә[9].

Монастырьнең икенче гыйбадәтханәсе — 1604 елда төзелгән Сергий Радонежский чиркәве. Ике катлы бина ак таштан киселгән блоклардан салынган. Псков осталары тарафыннан төзелгән дип санала. Сергий Радонежский чиркәвенең манарасы башта чатыр формасында була, соңрак гөмбәз белән каплана. Чаң мәйданчыгына бүгенгә кадәр яхшы сакланган эчке дивардан менүче текә баскыч буенча күтәрелгәннәр[10]. Хәзерге чиркәүнең фрескасы сәнгать белгечләренең зур кызыксынуын уята: бу төгәл, әмма бик зурайтылган Андрей Рублевның «Троица» күчермәсе.

Өченче гыйбадәтханә — «Всех Скорбящих Радость» Изге Ана иконасы соборы (1898—1906 еллар, архитекторы Ф.Малиновский). Бу Зөянең иң зур һәм соңгы гыйбадәтханәсе. Ул кызыл кирпечтән рус-византия стилендә төзелгән[11].

Шулай ук 1901 елда төзелгән манара-часовня һәм 1820—1830 нчы һәм 1890 нчы елларда төзелгән берничә торак һәм хуҗалык корылмалары сакланган.

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Анатолий Елдашев. Свияжский Иоанно-Предтеченский женский монастырь. Татарстанская митрополия (8 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  2. 1 2 Иоанно-Предтеченский женский монастырь на Остров-граде Свияжск Епархиальные монастыри Русской Православной Церкви. Монастырский вестник. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  3. Свияжский Иоанно-Предтеченский монастырь. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  4. 1 2 Рощектаев А. В. История свияжского Иоанно-Предтеченского монастыря. samlib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  5. Свияжский Иоанно-Предтеченский монастырь: история, адрес, как добраться. putidorogi-nn.ru (19 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  6. Поповицкий Е. А. Православные русские обители: Полное иллюстрированное описание всех православных русских монастырей в Российской империи и на Афоне. — СПб.: Издательство Сойкина П.П., 1909. — 712 с.
  7. Свияжск. Иоанно-Предтеченский женский монастырь. zhais.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  8. Александр Гавриленко. «Монастыри в РФ ежегодно отдают государству до 700 млн руб налогов». БИЗНЕС Online (29 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  9. Троицкая церковь Иоанно-Предтеченского монастыря. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  10. Храм преподобного Сергия Радонежского, Свияжский монастырь. Татарстанская митрополия (11 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  11. Собор иконы Божией Матери «Всех скорбящих Радость» в Свияжске. Татарстанская митрополия. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.

Чыганаклар

  • Рощектаев А. В. История свияжского Иоанно-Предтеченского монастыря Книга находится в свободном доступе.
  • В. П. Остроумов, В. В. Чумаков. Свияжск. История планировки и застройки. Казань. Центр инновационных технологий, 2011. ISBN 978-5-9362-500-5 (Репринтное воспроизведение издания 1971 г.)