Зөһрә Баембәтова
Зөһрә Баембәтова (Зөһрә Әхтәм кызы Баембәтова, рус. Зухра Ахтямовна Баимбетова) (1899 — 8 декабрь 1986) — фирка һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия ватандашлар сугышында катнашучы. 1920 елдан РК(б)Фнең Татарстан өлкә кәмтитнендә хатын-кызлар бүлеге мөдире. 1921-1923 елларда ТАССР ХКШ каршындагы социаль тәрбия идарәсе башлыгы, Татарстанда ачларга ярдәм оештыру комиссиясе рәисе. 1924 елдан Бохарада, Мәскәүдә фирка эшендә. Репрессияләнгән; 1957 елда акланган.