Иван Башилов
Иван Башилов, Иван Яков улы Башилов (рус. Иван Яковлевич Башилов, 17 (29) ноябрь 1892 — 20 август 1953 (60 яшь)) — химик-технолог, металлург, техник фәннәр докторы (1937), профессор (1936), СССР дәүләт премиясе иясе (1948), Русиядә радий һәм сирәк очрый торган миталлар сәнәгатьләренә нигез салучыларның берсе. Бондюг бистәсендә радий заводына нигез сала һәм шушы зводның беренче җитәкчесе була (1920-1921). 1920-еллардан Мәскәүдә: Гамәли минералогия институтында сирәк очрый торган элементлар тәҗрибәханәсе мөдире (1924-1938), Мәскәү нәзек химия технологиясе институтында кафедра мөдире. 1938 елда репрессияләнә, алман-совет сугышы вакытында иреккә чыгарыла.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В