Иван Заботин

Иван Заботин (Иван Петр улы Заботин, 9 октябрь 1908(1908-10-09) — 17 март 1955) — рус телендә иҗат иткән язучы. «Безнең балалар бакчасы» (рус. «Наш детский сад», 1952), «Тиздән мәктәпкә» (рус. «Скоро в школу», 1958) хикәяләр җыентыклары, «Лобачевский» романы (1956) авторы. Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Мирсәй Әмир әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. Казан ШБКның карары белән 1955 елда Казанның Грабарский бистәсендәге бер урамга Заботин исеме бирелгән.