Иван Ионенко

Иван Ионенко (Иван Михаил улы Ионенко, 10 июнь 1913(1913-06-10)20 декабрь 1989(1989-12-20) (76 яшь)) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (1966), профессор (1970), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1983). 1939 елдан фәнни-педагогик эшендә: Казан педагогия институтында (1945, декан урынбасары), Казан югары фирка мәктәбендә (1946-1960, тарих кафедрасы мөдире), Казан университетында (1960 елдан, 1970-1983 елларда ССРБ тарихы кафедрасы мөдире). Идел буенда һәм Уралда Октябрь инкыйлабы тарихы турында фәнни хезмәтләр, Бөек Ватан сугышы турында мемуарлар авторы.