Иван Крамской

Иван Николай улы Крамской (27 май [8 июнь1837, Острогожск — 24 март [5 апрель1887, Санкт-Петербург) — Россия империясе рәссамы, сурәт, тарихи рәсем ясау остасы һәм сәнгать тәнкыйтьчесе.

Тәрҗемәи хәле

1837 елда Воронеж губернасында писер гаиләсендә дөньяга килә.

Острогожск укуханәсен тәмамлаганнан соң, шәһәр думасында писер булып эшли.

1853 елдан фотога ретушь ясау белән шөгыльләнә башлый.

1857 елда Санкт-Петербург сәнгать академиясенә керә.

1863 елда "ундүрт рәссам фетнәсе"ндә катнаша: скандинав сагасына багышланган рәсемнәр ясаудан баш тарта, нәтиҗәдә Академиядән куып чыгарыла. Хөкүмәт рөхсәте белән, икътисад ягыннан беркемгә дә бәйле булмаган Рәссамнар әртиле оештыра.

1865 елда Мәскәүдә Коткаручы Мәсих чиркәвенең гөмбәзләрен рәсем белән бизи.

1870 елда рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә нигез салучыларның берсе була.

1887 елда рәсем ясаганда вафат була. Башта Смоленск зиратында күмелгән, аннары Александр Невский лаврасы Тихвин зиратында җирләнгән.

Сайланган рәсемнәр

Әдәбият

  • В. И. Порудоминский. «Крамской»
  • Собко Н. Иллюстрированный каталог картин, рисунков и гравюр покойного И. Н. Крамского (1837—1887). СПб., 1887.
  • Тр-в. С. И. Н. Крамской в его взглядах на искусство // Исторический вестник, 1888. — Т. 33. — № 7. — С. 129—140.
  • Давыдова А. С. Крамской. — М.: Искусство, 1962. — 72, [40] с. — 20 000 экз. (обл.)
  • Долгополов И. В. Мастера и шедевры: В 3-х томах. — М.: Изобразительное искусство, 1987. — Т. 2.
  • Яковлева Н. А. Иван Николаевич Крамской. 1837—1887. — Л.: Художник РСФСР, 1990. — 112 с. — (Массовая библиотека по искусству). — 30 000 экз. — ISBN 5-7370-0042-7.
  1. Union List of Artist Names (ингл.) — 2011.