Ивица Вастич

Ивица Вастич (хорв. Ivica VastićIvica Vastić, 29 сентябрь 1969 ел, Сплит) — Австрия футболчысы һәм футбол тренеры, милләте - хорват, футболда — һөҗүм итүче. 2009 елда уйнаудан туктаган. Австрия өченче лигасының «Вальдхофен/Ибс» клубында баш тренер булып эшләгән. «Аустрия» (Вена) юниорлар командасының баш тренеры булган. Соңрак, 2011 елның декабреннән 2012 елның июненә кадәр, «Аустрия» беренче командасының баш тренеры булган. Хәзер «Маттерсбург» командасының җитәкчесе.

Клуб карьерасы

Вастич футболчы карьерасын «Юговинил» (хәзерге «ГОШ Адриахем») һәм «Сплит" футбол клубларында башлаган. 1991 елда Австриягә китеп барган һәм анда «Ферст Виенну», «Санкт-Пельтен», «Адмиру/Ваккер» командалары өчен, кыска гына вакыт бундеслигада «Дуйсбург» өчен уйнаган.

Вастич 1994-2002 елларда «Штурм» командасы составында уйнаган чакта иң зур уңышларга ирешкән. Бу чорда ул ике тапкыр Австрия чемпионы титулын һәм өч тапкыр ил кубогын яулаган.

Бер сезон Япониядә һәм ике тапкыр Венаның «Аустрия» өчен уйнаганнан соң, Вастич Австриянең икенче дивизионындагы «ЛАСК» клубына күчкән. Биредә ул ике тапкыр дивизионның иң шәп бомбардиры булган һәм 2006/07 сезонында клуб белән бергә Австрия Бундеслигасына юллама яулап алган.

2007/08 сезонында клубның иң яхшы бомбардиры дип табылган, ул 32 матчта 13 гол керткән.

2009 елның җәендә, 39 яшендә уйнаудан туктап, футболчы карьерасын тәмамлый.

2011 елның декабрь аенда Вастич "Аустриянең"баш тренеры булып эшли башлаган[3].

Җыелма командадагы карьерасы

1996 елда Вастич Австрия гражданлыгына күчә һәм илнең җыелма командасы өчен уйный башлады.

1998 елгы Дөнья чемпионатында ул бөтен өч матчта уйный һәм бер тапкыр гол керткән.

2005 елга кадәр ул 46 матчта уйнаган һәм 12 гол керткән. Шуннан соң ул үзенең халыкара карьерасын тәмамлавы турында игълан иткән.

2008 елда ул үз мәйданында Австрия җыелма командасы өчен Аурупа чемпионатында катнашкан. Бу ярышта команданың беренче голын ул керткән һәм континенталь футбол турнирларында уйнаган иң «карт» (38 яшь һәм 257 көн) футболчы булган. Австрия җыелма командасы өчен Вастич, барлыгы 50 матчта уйнап, шуларда 14 гол керткән.

Шәхси тормышы

Ивица Вастичның хатыны Анни, аларның өч балалары бар. Өлкән уллары Антон — футболчы, Австрия җыелма командасы өчен 21 яше тулганчы уйнаган. 2013 елда, Валерий Лобановский истәлеге өчен узган турнирда Украина командасы капкасына бер тапкыр гол кертеп, үз командасына җиңү китергән.

Казанышлары

Статистика

Карьерасын күзәтү
Турнир Чор Матчлар Голлар
Австрия җыелма командасы 1996-2008 50 14
Еврокубоклар 1995-2005 42 9
Бундеслига 1991-2002, 2003-2005, 2007-2009 453 188
Флаг Германии Бундеслига 1993-1994 10 0
Джей-лига 2002-2003 27 13
Австрия кубогы 1991-2002, 2003-2009 13 10
Беренче лига 2005-2007 62 42
Икенче лига 1989-1991 22 5
Барлыгы карьерасында 1990-2009 679 281

Искәрмәләр

  1. ↑ Ivica Vastic // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. ↑ Ivica Vastić // FBref.com [неопр.]
  3. ↑ «Аустрию» возглавил Вастич. Футбол на Куличках (22 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2011. Архивировано 15 март 2012 года.