Игорь Артамонов
Игорь Георгий улы Артамонов (14 март 1967 ел, Будённовск, Ставрополь крае, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, икътисадчы. Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы 2019 елның 13 сентябреннән (Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы 2018 елның 2 октябреннән 2019 елның 13 сентябренә кадәр).
Тәрҗемәи хәле
Игорь Артамонов 1967 елның 14 мартында Ставрополь краеның Будённовск шәһәрендә туа. Бала булганда әтисе вафат була, әнисе һәм апасы тәрбияләп үстерә. Мәктәптә математика фәнен һәм шахмат уйнарга ярата, шахмат ярышларында катнаша. Спорт белән мавыга: футбол һәм волейбол уйный[1].
Төньяк-көнбатыш чик буе округының Реболь чик буе погранотрядының «Вент» заставасында Финляндия чигендә хезмәт итә. 1987 елда сержант булып запаска китә[2].
1990 елда Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый.
«МВА-Финанслар» программасы буенча «Югары икътисад мәктәбе» ФТУда һәм РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә кадрлар идарә резервын үстерү программасы буенча белем ала[3].
1992 елдан — Россия Саклык банкының Будённово бүлегенең кредит бирү һәм икътисади эш бүлеге башлыгы; 1994 елдан — бүлек идарәчесе урынбасары; 1996 елда 1812 номерлы Будённов бүлеге идарәчесе; 2000 елдан Ставрополь банкы, соңрак Төньяк Кавказ банкы клиентлары белән эшләүне оештыру идарәсе директоры; 2001 елда Россия Саклык банкының Төньяк-Кавказ банкы кредитлау идарәсен җитәкли, 2004 елда идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә; 2003—2004 елларда Ерак Көнчыгыш банкы белән идарә итү буенча Вакытлыча администрациясендә эшли; 2007—2011 елларда Көнбатыш-Себер банкын җитәкли; 2011 елның июненнән Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары булып эшли.
2013 елның 7 июнендә Россия Саклык банкы Вице-президенты — Урта рус банкы рәисе вазифасына билгеләнә.
2018 елдан РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең кадрлар белән идарә итү резервын үстерү программасы буенча укый[4].
2018 елның 2 октябрендә Липецк өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. Игорь Артамонов Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы вазифаларына керешкәнче, Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[5].
2019 елның 8 сентябрендә, Липецк өлкәсе администрациясе башлыгын сайлауның беренче турында 67,29% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[6][7].
Гаилә
Бүләкләр
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале[1];
- 2018 елда Россия Федерациясенең Почёт Ордены;
- 2022 елда Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Мурадьян, Лия. Игорь Артамонов играет на саксофоне, любит шахматы, спорт и математику / Лия Мурадьян, Юлия Клюева // Комсомольская правда Липецк : газ. — 2018. — 9 октябрь.
- ↑ Дембельский альбом Игоря Артамонова. LipetskMedia.ru. Архивировано из оригинала 5 июль 2019 года.
- ↑ Биография — Игорь Артамонов. Finparty. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2022. Архивировано 24 октябрь 2018 года.
- ↑ Органы власти (рус.). Администрация Липецкой области. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2022. Архивировано 29 ноябрь 2018 года.
- ↑ Игорь Артамонов назначен врио главы администрации Липецкой области. Владимир Путин подписал Указ «О досрочном прекращении полномочий главы администрации Липецкой области» (рус.). Президент России (2 октябрь 2018).
- ↑ Артамонов победил на выборах губернатора Липецкой области с 67,29% голосов (рус.). www.kommersant.ru (9 сентябрь 2019).
- ↑ Инаугурацию главы Липецкой области планируют провести в пятницу (рус.). РИА Новости (9 сентябрь 2019).
- ↑ Сизов, Игорь. Игорь Артамонов: «Я хочу гордиться результатами своей работы» 2021 елның 28 июль көнендә архивланган. // Липецкая газета: итоги недели : журн. — 2019. — 21 января.
- ↑ «Дочь Игоря Артамонова жива и здорова». В администрации области опровергли недостоверную информацию (рус.). Информационно-справочный портал СМИ Липецкой области «Липецкмедиа» (21 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2022. Архивировано 23 июль 2019 года.
Әдәбият
- Сизов, Игорь. Игорь Артамонов: «Я хочу гордиться результатами своей работы» // Липецкая газета: итоги недели : журн. — 2019. — 21 гыйнвар. — С. —.
- Биография врио губернатора Липецкой области Игоря Артамонова. Артамонов был назначен на эту должность 2 октября 2018 года (рус.). ТАСС (2 октябрь 2018).
- Глава администрации Липецкой области. Игорь Артамонов вступил в должность главы администрации Липецкой области. Официальный портал. Администрация Липецкой области (13 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2022. Архивировано 18 ноябрь 2014 года.
- Биография Игоря Артамонова // РИА Новости : электр. изд.. — 2018. — 2 октябрь.
Сылтамалар
- Портал «Развиваем Липецкую область вместе!» 2022 елның 25 февраль көнендә архивланган.