Игорь Никитин (1973)
Уенчы карьерасы
Никитин Үскәмәндә туа. «Торпедо» клубында чыгыш ясый. Аннары Тольяттиның «Лада», Әлмәтнең «Нефтяник», Түбән Каманың «Нефтехимик», Омскның «Авангард» һәм Новосибирскның «Сибирь» командаларында уйный[3]. «Лада» белән 1996 елда, «Авангард» белән 2004 елда Россия чемпионы була. Казакъстан җыелмасы составында 1999 елгы Кышкы Азия уеннарында җиңә[2].
Тренерлык эше
2008 елдан "Авангард"ның тренерлар штабында төрле вазифалар башкара. 2012—2018 елларда Россия җыелмасының тренерлар штабында эшли. Команда 2012 һәм 2014 елларда дөнья чемпионатында, 2018 елда Олимпия уеннарында җиңә[3][4]. Шулай ук "Сибирь"дә һәм ЦСКАда баш тренер ярдәмчесе була. 2017—2021 елларда ЦСКАны җитәкли: 2019 елда клуб беренче тапкыр Гагарин кубогын ота. 2019 елда Игорь Никитин КХЛның иң яхшы тренеры дип таныла[3].
2021—2025 елларда Ярославльнең «Локомотив» командасы баш тренеры була. 2025 елда клуб беренче тапкыр Гагарин кубогын ота. Шул ук елда КХЛ аны янә сезонның иң яхшы тренеры дип атый[2]. 2025/26 сезоны алдыннан ЦСКАга кайта. Бу сезонда команда КХЛ плей-оффының икенче раундына кадәр җитә[5].
Казанышлары
Искәрмәләр
- ↑ Денис Денисов и Игорь Никитин ответили на вопросы журналистов (рус.). ХК ЦСКА (24 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 «Для меня культура – то, что в голове и в сердце». «Тренерский мостик»: Игорь Никитин (рус.). Континенталь хоккей лигасы (22 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 Пожелание самому себе. Игорю Никитину – 50 лет (рус.). Континенталь хоккей лигасы (23 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Представляем тренерский штаб (рус.). ХК ЦСКА. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.
- ↑ Итоги сезона. ЦСКА: возвращение Игоря Никитина и постепенная адаптация к требованиям тренера (рус.). Континенталь хоккей лигасы (25 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.