Игорь Осипов
Игорь Владимир улы Осипов (1973 елның 6 марты, Новошумное, Костанай өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ) — Россия хәрби башлыгы. Россия Хәрби диңгез флотының Кара диңгез флоты командующие (2019 елның 3 маеннан), адмирал (2021).
Тәрҗемәи хәле
Игорь Осипов 1973 елның 6 мартында Казакъ ССРның Костанай өлкәсе Новошумное авылында туа. 1995 елда Санкт-Петербургта Ленин комсомолы исемендәге Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый.
Офицер хезмәтен Тын океан флотында уза. Көймәләргә каршы кече корабның штурман хәрби өлеше командирыннан Диңгез буе төрле көчләр флотилиясе су өсте кораблар бригадасының 11 нче дивизионы командирына кадәр юл уза.
2004 елда Советлар Союзы флоты адмиралы Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясен тәмамлый. Диңгез буе төрле көчләр флотилиясе су өсте корабларының 165 нче бригадасы штаб башлыгы һәм командиры булып хезмәт итә.
2012 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаганнан соң Балтыйк флотының Балтыйк Хәрби-диңгез базасы штабы начальнигы һәм командиры булып хезмәт итә. Контр-адмирал (13.12.2014)[1].
2015 елның маеннан 2016 елның сентябренә кадәр — Каспий флотилиясе командующие[2].
2016 елның сентябреннән 2018 елның августына кадәр — Тын океан флоты командующие беренче урынбасары — штаб начальнигы[3][4].
Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 11 июнендәге 298 номерлы Указы белән Тын океан флоты командующие беренче урынбасары Игорь Осиповка чираттагы вице-адмирал хәрби исеме бирелә.
2018 елның августыннан 2019 елның маена кадәр — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары.
Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 3 маендагы 203 номерлы Указы белән Россия Хәрби диңгез флотының Кара диңгез флоты командующие итеп билгеләнә. 2019 елның 31 маенда вице-адмирал Игорь Осиповка Кара диңгез флоты командующие шәхси штандарты тапшырыла[5].
Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 11 июнендәге 355 номерлы Указы белән Кара диңгез флоты командующие Игорь Осиповка адмирал исеме бирелә[6].
2022 елның 23 февралендә Аурупа берлегенең[7][8], 15 мартта — Канада[9], ә 12 апрельдә — Япония[10] санкция исемлегенә кертелә.
Шәхси тормыш
Өйләнгән, кызы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Официальный отдел. Назначения. // Морской сборник. — 2015. — № 2. — С.4.
- ↑ Рамазан Абдулатипов: «Нам надо развивать сотрудничество с военно-морскими силами». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015. Архивировано 14 июнь 2015 года.
- ↑ В Доме офицеров ТОФ прошло торжественное собрание, посвященное Дню ВМФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2016. Архивировано 20 август 2016 года.
- ↑ Контр-адмирал Игорь Осипов приступил к исполнению обязанностей начальника штаба ТОФ : Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2016. Архивировано 27 сентябрь 2016 года.
- ↑ Движение, направленное вперёд / «Красная звезда», 3 июня 2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2019. Архивировано 4 июнь 2019 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11.06.2021 г. № 355 «О присвоении воинских званий высших офицеров, специальных званий высшего начальствующего состава, высших специальных званий и классных чинов». kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2021. Архивировано 28 июль 2021 года.
- ↑ Евросоюз назвал имена сотен россиян, попавших под санкции
- ↑ Council Decision (CFSP) 2022/265 of 23 February 2022
- ↑ Канада добавила в санкционные списки по России еще 15 человек
- ↑ Два банка, Тихонова с Воронцовой и депутаты: Япония ввела новые санкции против России
Әдәбият
- {{{заглавие}}} // Российское военное обозрение. — 2019. — С. 77.
Сылтамалар
- Россия Оборона министрлыгы сайтында биографиясе 2021 елның 31 октябрь көнендә архивланган.