Игорь Чичканов
Тәрҗемәи хәле
Игорь Александрович Чичканов 1957нче елда Пермь өлкәсе Көязе районының Чиганда авылында туа. Милләте буенча — чуваш.
Алабуга дәүләт педагогика университетын тамамлый.
Спорт карьерасы
Дзюдо белән 17 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры Николай Григорьевич Швейкин була. Хәзер ул Михаил Николаевич Климовта шөгыльләнә. Ярышларда Чаллы исеменнән чыгыш ясый.
Укучылары арасында Татарстан Республикасының мактаулы спорт мастеры, дзюдо буенча Россия чемпионаты призеры, полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча Европа чемпионы, самбо буенча Европа һәм Дөнья чемпионы, Россиянең Халыкара класлы спорт мастеры Наталья Ашеулова да бар.
Спорт казанышлары
| Ярышлар | Алтын | Көмеш | Бронза |
|---|---|---|---|
| Самбо осталары арасында дөнья чемпионаты | 13 | 2 | 1 |
| Дзюдо осталары арасында дөнья чемпионаты | 3 | 1 | 5 |
| Дзюдо ветераннары арасында Европа чемпионаты | 4 | 1 | 0 |
| Дзюдо осталары арасында дөньяның команда чемпионаты | 3 | ||
| Дзюдо осталары арасында Европаның команда чемпионаты | 4 | 2 | |
| Дзюдо ветераннары арасында Россия чемпионаты | 8 | 1 | 2 |
| Самбо осталары арасында Россия чемпионаты | 13 | 1 | 1 |
Дәүләт һәм ведомство бүләкләре
- Чаллыда дзюдо буенча СССРның беренче спорт мастеры (1978 ел)
- Россиянең халыкара спорт мастеры (1998 ел)
- Татарстан Республикасының мактаулы тренеры (2003 ел)
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты ( 2014 ел, 24 сентябрь ) - физик культураны һәм спортты үстерүдәге казанышлары, республикада дзюдоны популярлаштыруга лаеклы өлеш индергәне өчен.