Идо

Идо теле — ясалма тел. 1907 елда халыкара ярдәмчел тел кабул итү делегациясе тарафыннан эсперантоның камилләштерелгән юрамасы буларак кабул ителгән булган. Язуы латиница язуына нигезләнгән. Аның авторы булып бу Делегациядә эсперанто барлыкка китерүчесе Заменгоф өчен вәкил булган Франция эсперантисты Луи де Бофрон дип санала. Аннан кала яңа тел барлыкка китерүдә Франция математигы Луи Кутюра, Россия-Германия физигы Вилгельм Оствальд һәм Дания лингвисты Отто Есперсен катнашканнар.

Искәрмәләр