Изге Рух иңү чиркәве (Казан)

Изге Рух иңү чиркәве (рус. Духосошественская церковь) — Казанның Вахит районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1731-1735 елларда төзелә, 1832-1833 һәм 1897 елларда үзгәртеп төзелә; 1931 елда ябыла, чиркәү бинасы клуб (1950-елларга кадәр), торак йорт (1950-1970-еллар) һәм курчак театры (1950-еллар-2011) итеп файдаланыла; 2011 елда кире Рус православие чиркәвенә кайтарыла.