Илдар Аляутдинов
Илдар Рифат улы Аляутдинов (рус. Ильдар Рифатович Аляутдинов; 17 август 1978, Мәскәү) — дин әһеле, Мәскәү мөфтие, Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (РФ МДН) рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, РФ МДН Казыйлар шурасы рәисе[1], Мәскәүнең Мемориаль һәм Җәмигъ мәчетләре вәгазьчесе (имам-хатыйбы). «Әл-Әзһәр» университетының (Каһирә, Мисыр) филология һәм илаһият факультетын тәмамлый, күпсанлы китаплар авторы.
Тәрҗемәи хәле
Илдар Рифат улы Аляутдинов 1978 елның 17 августында Мәскәүдә туа.
2001 елда юридик-илаһият фәннәре һәм гарәп филологиясе үзәге булган Каһирәнең «әл-Әзһәр» университет-академиясенең филология һәм илаһият факультетын тәмамлый. Шул ук елда, бакалавр дәрәҗәсен алып, магистратурага укырга керә.
2003 елдан — магистратурада укуын төгәлләгәч, мөфти шәех Равил Гайнетдин билгеләве буенча, Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы була[2].
2018 елда РАНХиГСның «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча магистратурасын тәмамлый һәм «Башкала мөселман җәмгыяте иҗтимагый татулык һәм килешү формалаштыруда: активлык, катнашу формалары» темасына магистрлык диссертациясен яклый[2][3].
Дини эшчәнлеге
Университетта уку чорын вәгазьчелек һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән бергә алып бара. Аның лекцияләре һәм вәгазьләре Поклон тавындагы Мәскәү мемориаль мәчетендә укыла. Илдар хәзрәт мөхәррирлегендә «Muslim Media Press» нәшриятының күп китаплары нәшер ителә.
Илдар хәзрәт шулай ук Мәскәү ислам университетында «Хотбә-гомилетика» дисциплинасы буенча әйдәп баручы укытучы, Мәскәүнең күп мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә башка программа дисциплиналары буенча да укытучы була. Ул Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт бүлеген җитәкли.
2012 елда РФ мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан җирле дини оешмаларны берләштергән Мәскәү шәһәре мөхтәсибәте төзелә. Бу берләшмәнең җитәкчесе итеп имам-хатыйб Илдар Аляутдинов сайлана. 2013 елда мөфти шәех Равил Гайнетдин карары буенча, Мәскәү шәһәре мөхтәсибәте Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте итеп үзгәртелә, аның рәисе, рәсми статусы буенча Мәскәү мөфтие, Илдар хәзрәт була.
2011 елдан Илдар хәзрәт — РФ мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзасы.
2024 елның сентябреннән Илдар Аляутдинов РФ МДН Казыйлар шурасы рәисе булып тора[2]. 2025 елда Шура эше кысаларында аерылышуларны булдырмау максатыннан гаилә бәхәсләрен хәл итү комиссиясе эшли башлый[4].
Иҗтимагый позициясе
Басмалары
Илдар хәзрәт Аляутдиновның хезмәтләре:
- «Пятничные проповеди» (2 кисәктә);
- «Знай. Веруй. Чти»;
- «Познай себя. Найди Бога. Заслужи вечность»;
- «Лучшие из лучших»;
- «Жизнь, мы и духовные ценности»;
- «Таджвид. Правила чтения Корана»;
- «На пути к Нему» (2021)[7];
- «Основы нравственности. Учебное пособие» (2024)[8];
- «Благословенный Коран: Смысловой перевод Совета улемов под руководством Ильдара Аляутдинова» (2024)[9];
- Күпсанлы басмалары бар.
Бүләкләре
- Кыргыз Республикасының Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясеннән «Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе (2022 елның марты)[10];
- Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медале (2022)[2];
- «Мәскәү шәһәре үзбәк җәмгыяте алдындагы казанышлар өчен» иҗтимагый медале (2023 елның декабре)[2];
- «Север-Ахмат» махсус билгеләнештәге 78 нче моторлаштырылган полк исеменнән «Махсус хәрби операция чорында хезмәттәге батырлык өчен» медале (2026 елның марты)[11].
Шәхси тормышы
Илдар Аляутдинов өйләнгән, биш баласы бар[2].
Искәрмәләр
- ↑ Руководство. Духовное управление мусульман Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Аляутдинов Ильдар Рифатович. Духовное управление мусульман Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Ильдар Аляутдинов защитил магистерскую диссертацию. Muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ 1 2 Ильдар Аляутдинов представил инициативы по укреплению института семьи. Muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Фетва о многоженстве. Аргументы Недели (19 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Фетва о многоженстве отозвана. Независимая газета (24 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ На пути к Нему. Дом Книги (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Основы нравственности. Учебное пособие. Читай-город (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Благословенный Коран: Смысловой перевод Совета улемов. Амрита-Русь (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Ильдар Аляутдинов награжден нагрудным знаком «За сотрудничество». Духовное управление мусульман Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.
- ↑ Муфтий Москвы награжден медалью «За доблесть в труде в период специальной военной операции». Духовное управление мусульман города Москвы (4 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2026.