Илдар Фатыйхов (1979)

Илдар Разин улы Фатыйхов (рус. Ильдар Разинович Фатихов; 25 сентябрь 1979, Түбəн Кама, Татарстан АССР) ― табиб, ТР сәламәтлек саклау системасы эшлеклесе, 2013 елдан — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәренең 5 нче һәм 16 нчы санлы шәһәр клиник хастаханәләрендә баш табибы (2008—2013). Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2020).

Тәрҗемәи хәле

1979 елның 25 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең өлкән табибы Разин Гатуф улы һәм медицина хезмәткәре Люция Фатыйховлар гаиләсендә туган. Әтисе Сарман районы Балтамак авылыннан[1]. Бертуган энесе бар.

Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын (2003 елда), «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын (2014 елда, читтән торып) тәмамлаган. 2009 елда Алмания, 2010 елда Израиль, 2017 елда КХР (Сычуань), 2018 елда Сингапур (Singapore General Hospital) клиникаларында стажировка узган. Татар һәм рус телләреннән башка инглиз һәм төрек телләрен камил белә.

Хезмәт юлы

2000—2001 елларда ― Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә медбрат.

2001—2002 елларда ― Республика клиник хастаханәсе хирургия бүлегендә палата медбраты.

2003—2004 елларда ― Казан дәүләт медицина университетының 1нче санлы хирургия авырулары кафедрасында табиб-интерн.

2004—2007 елларда ― Республика клиник хастаханәсе хирургия бүлегенең табиб-хирургы.

2007—2008 елларда ― Казан шәһәренең 5нче санлы шәһәр клиник хастаханәсендә медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары. 2008—2011 елларда ― Казан шәһәренең 5нче санлы шәһәр клиник хастаханәсендә баш табиб, 2008 елда баш табиб в.б.

2011—2013 елларда ― Казан шәһәренең 16нчы санлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы.

2013 елдан ― х. в. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы (2013);
  • «Казан шәһәрендә 2013 елның XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале (2014);
  • «Сочи шәһәрендә 2014 елның XXII Кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары» истәлек медале (2014);
  • «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе (2018);
  • Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2020);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2025)[3].

Гаиләсе

Өйләнгән, улы (2010) һәм кызы (2014) бар.

Искәрмәләр