Илкай Гюндоган
Илкай Гюндоган (алман. İlkay Gündoğan; 1990 елның 24 октябре, Гелзенкирхен, Төньяк Рейн-Вестфалия, Алмания) — алман футболчысы, «Манчестер Сити» клубы (2016 елдан) һәм Алмания җыелма командасы (2011 елдан) ярымсакчысы.
Тормыш юлы
Гюндоган 1990 елның 24 октябрендә Гелзенкирхенда туа. Гюндоган гаиләсенең этник составы: әтисе — төрек эмигранты, әнисе — алман[4][5]. Балачакта шәһәр командасында уйнаган. 15 яшендә Гюндоганны «Бохум» Алманиянең югары дивизионы клубына карарга чакыралар. Өч елдан соң ярымсакчы «Бохум»ның академиясен тәмамлый һәм Көнбатыш Региональ лигада чыгыш ясаган резерв командасы белән контрактка кул куя.
Клуб карьерасы
2008 елның 13 декабрендә «Көнбатыш» региональ лигасының «Айнтрахт» (Трир) клубына каршы кунак матчында икенче команда өчен дебют ясый. «Бохум-2» 2:3 исәбенә оттырган, Илкай тәнәфестән соң кырга чыккан[6]. Киләсе тур матчында, «Клоппенбург-1919»га каршы матчта, Гюндоган төп составта чыга һәм бер туп кертә, әмма аның командасына ярдәм итми (2:4 исәбенә оттыра)[7].
«Нюрнберг»
2009 елның февралендә Илкай «Нюрнберг»га күчә. Трансфер суммасы 850 мең евро тәшкил иткән. 2009 елның 24 мартында икенче Бундеслиганың «Мюнхен 1860»га каршы 34 тур матчында яңа команда өчен дебют матчы була. Матч Кристиан Айглер һәм Марек Минтал голлары ярдәмендә 2:1 исәбе белән тәмамлана; Илкай кырга 62 минутта Даниэль Жигаксны алыштырып чыга[8]. Сезон нәтиҗәләре буенча «Нюрнберг» Бундеслигага чыккан.
Бундеслигада Илкай өчен дебют 2009 елның 8 августында була («Шальке 04»га каршы матчта). Матч 1:2 исәбе белән тәмамлана, «Нюрнберг» өчен бер голны Минтал керткән[9]. 2009/10 сезонда Илкай «Нюрнберг» өчен 22 матч уйный һәм 1 туп кертә, 2010/11 сезонда — 25 матч һәм 5 туп кертә.
Көз көне «Манчестер Юнайтед» һәм «Челси» кебек Англия клублары уенчы белән кызыксына дигән имешләр килеп чыга[10][11].
«Боруссия Дортмунд»
2011 елның 5 маенда Илкай Гюндоганның Дортмундның «Боруссия»сына күчүе һәм аның белән дүрт еллык контракт төзүе игълан ителә[12][13]. Трансфер суммасы якынча 4 млн евро тәшкил иткән.
«Боруссия» өчен рәсми матчларда дебют 2011 елның 23 июлендә, Алмания Суперкубогы өчен матчта («Шальке-04»га каршы) була. Төп вакыт 0:0 исәбе белән тәмамланган, пенальти сериясендә 4:3 исәбе белән «Боруссия» оттырган. Илкай кырда бөтен матч уздыра, пенальтилар сериясендә беренче була һәм үз һөҗүмен тормышка ашыра.
Аркасы җәрәхәте сәбәпле, киләсе сезонны ярымсакчы тулысынча диярлек калдырган. 2014/15 сезоны башлану белән «Боруссия»ның төп составы уенчысы була ала. 2015 елның 1 июлендә Гюндоганның клуб белән контракты 2017 елга кадәр озайтыла[14].
«Манчестер Сити»
2016 елның 2 июнендә «Манчестер Сити»га 27 млн еврога күчә. Контракт 4 елга төзелгән. 2016 елның 1 ноябрендә «Манчестер Сити» үз кырында Илкай керткән ике туп ярдәмендә Чемпионнар лигасының төркем турнирының дүртенче тур матчында Испаниянең «Барселона» командасын 3:1 исәбе белән җиңә[15].
2016 елның декабрендә «Уотфорд» белән матчта Тезен җәрәхәтләндерә һәм сезон азагына кадәр төшеп кала[16].
Җыелма команда карьерасы
Төрле яшьтәге Алмания җыелма командалары өчен уйнаган. Төп җыелмага беренче чакыру 2011 елның августында Бразилиягә каршы иптәшләрчә матчка була, әмма кырга чыкмый. 2011 елның 11 октябрендә Евро-2012гә сайлап алу турнирында Бельгиягә каршы үз кырында узган матчта дебют ясый. Гюндоган җыелма команда белән бергә әлеге турнирның бакыр призёры була.
Казанышлар
- Алмания чемпионы: 2011/12
- Алмания Кубогы иясе: 2011/12
- Алмания Суперкубогы иясе: 2013
- Англия Чемпионы (3): 2017/18, 2018/19, 2020/21
- Англия Кубогы иясе: 2018/19
- Футбол лигасы Кубогы иясе (4): 2017/18, 2018/19, 2019/20, 2020/21
- Англия Суперкубогы иясе: 2018
- Аурупа чемпионатының бакыр призёры: 2012
Искәрмәләр
- ↑ Ilkay Gündogan // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Ilkay Gündogan // As (исп.) — Madrid: Grupo PRISA, 1967.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #1034855077 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ İlkay Gündoğan. UEFA (25 май 2012). Архивировано 24 март 2013 года.
- ↑ Kramer, Jörg (2013), Der Kurzpassmeister (in алман) (21), Hamburg: Spiegel-Verlag Rudolf Augstein GmbH & Co. KG (Ove Saffe), pp. 126–128, retrieved 27 January 2015
- ↑ Spielstatistik Eintracht Trier - VfL Bochum II (нем.). fussballdaten.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 август 2012 года.
- ↑ Spielstatistik BV Cloppenburg 1919 - VfL Bochum II (нем.). fussballdaten.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 август 2012 года.
- ↑ Spielstatistik 1. FC Nürnberg - TSV 1860 München (нем.). fussballdaten.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 август 2012 года.
- ↑ Spielstatistik 1. FC Nürnberg - FC Schalke 04 (нем.). fussballdaten.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 6 апрель 2012 года.
- ↑ Гюндоган пока не спешит переходить в "МЮ" (рус.). soccer.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011.
- ↑ «Челси» поспорит с «МЮ» за хавбека «Нюрнберга» (рус.). sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 август 2012 года.
- ↑ Gündogan zu Borussia Dortmund (нем.). transfermarkt.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 август 2012 года.
- ↑ Илкай Гюндоган подпишет контракт с дортмундской «Боруссией» (рус.). eurosport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 август 2012 года.
- ↑ BVB verlängert Vertrag mit Ilkay Gündogan
- ↑ Ковалёв, Филипп. "Манчестер Сити" — "Барселона": Дубль Гюндогана принёс "Сити" победу, Metro (2016-11-01). 27 ноябрь 2016 тикшерелде.
- ↑ «Манчестер Сити» подтвердил, что у Гюндогана травма крестообразных связок колена. 3 октябрь 2017 тикшерелде.
Сылтамалар
- Профиль на официальном сайте «Боруссии» (Дортмунд). Bvb.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 май 2012 года.
- Профиль футболиста. Fussballdaten.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2011. Архивировано 15 май 2012 года.