Илмира Нәгыймова
Менделеевск районының Ижевка бистәсендә, машина йөртүче Рафаил һәм аш-су остасы Рәхиләнең күпбалалы гаиләсендә туа.
Менделеевскида 1нче урта мәктәптә укый. 7 нче сыйныфта укыганда, музыка мәктәбенә йөри башлаый, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, белемен Казан музыка көллиятендә (2008-12) дәвам итә.
Казан мәдәният институтында (2012-17) белем ала.
Башкарган җырлары: «Ярат димим», «Ташлама», «Гомер үтеп бара» һәм башкалар.
Дүрт тапкыр “Татар җыры” фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016) 2016 ел бәйгесендә «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә хатын-кызлар арасында «Ак алмагач» җыры белән «Алтын барс» сынын ала.