Илназ Рамазанов
Илназ Рамазанов, Илназ Илшат улы Рамазанов (2001 елның 12 феврале, РФ, ТР, Тукай районы, Биклән) — 75 кг авырлык категориясендә көрәшче, РФ милли көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, Татарстан һәм РФ чемпионатлары җиңүчесе, өч тапкыр дөнья чемпионы[1], яшүсмерләр арасында Федераль Сабантуй батыры (2018, Чабаксар) [2], «2021 елның иң яхшы көрәшчесе», «2021 елның иң яхшы спортчысы», «Тукай районының мактаулы гражданы».
Тәрҗемәи хәле
2001 елның 12 февралендә Тукай районы Биклән авылында туган. Әтисе Илшат ― «Р-Агро» хуҗалыгында баш ветеринар, әнисе Гөлчәчәк – Яр Чаллы бала табу йорты шәфкать туташы [3]. Түбән Кама нефть һәм химия көллиятен тәмамлаган. Чаллы педагогика университетында физик тәрбия юнәлешендә III курста белем ала, Казан дәүләт төзелеш академиясендә «юллар челтәре инженеры» белгечлеге буенча укый. Тукай районының балалар спорт мәктәбендә тренер, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә оператор булып эшли.
Алты яшеннән көрәш белән мавыга. Спорт залына шулай ук көрәш белән шөгыльләнүче абыйсы Илнур алып килгән. Беренче (18 яшенә кадәр) тренеры – Марат Мөхәммәдиев (Биклән авылыннан). Хәзер мөстәкыйль шөгыльләнә. Бүген 75 кг авырлыкта чыгыш ясый. Һәрвакыт Тукай районы өчен чыгыш ясый. 8-9 яшеннән Чаллыда, районда көрәшче буларак таныла башлый. Чаллы Сабан туеның яшүсмерләр арасында абсолют батыры булган. Ярышларда 300 тирәсе медаль яулаган. ТР спорт министрлыгы 2021 ел күрсәткечләре өчен 2022 елның башыннан 7500 сумлык айлык стипендия билгеләгән [4].
Гаиләсе
Хатыны Эльвира, элекке журналист, хәзер Илназ Рамазановның пиар-менеджеры. 2021 елның 31 августында никах укытканнар. Эльвираның беренче никахыннан булган улы Эминны, кызы Мальвинаны тәрбиялиләр. Гаилә Чаллыда яши. Ике ел ярым элек Илназ Рамазанов намазга баскан.
Әдәбият
- Лилия Йосыпова. Келәмдә – арыслан, өйдә бик нечкә күңелле ул. «Ирек мәйданы», 2022 ел, 7 апрель, 10нчы бит.
Сылтамалар
- Алсу Тимерханова. Ильназ – трехкратный чемпион мира! Светлый путь, 30.11.2021
Искәрмәләр
- ↑ Ильназ – трехкратный чемпион мира!
- ↑ Эльза Кузнецова. Житель Тукаевского района стал победителем федерального Сабантуя. Татар-информ, 14.07.2018
- ↑ Эльвира Абдуллина. Ильназ Рамазанов: «Я патриот своего района». Светлый путь, 11.01.2020
- ↑ Приказ Минспорта РТ от 26.01.2022 № 16 "О назначении стипендий и доплат за результаты 2021 года"(үле сылтама)