Илһам хан
Илһам хан - 1479-84, 1485-87 елларда Казан ханы. 1482 елда Мәскәү дәүләте белән солых төзи. 1485 елда Мөхәммәт-Әмин хан тарафыннан куыла. Хакимиятне нугай гаскәре ярдәмендә кире кайтарса да, Иван Өченче гаскәрләре аны тәхеттән төшерә. Рус дәүләтендә. сөргендә, Вологда шәһәрендә үлә.
| Элгәре: Ибраһим |
Казан ханы 1479-1487 |
Алмашка килүче: Мөхәммәт-Әмин |