Ил-62
Ил-62 - беренче кыйтгаара
/
ССРБ реактив пассажир очкычы. НАТО билгесендә - Classic. Ил-62 1960 елда Ильюшин ОКБ тарафыннан ясалган очкыч. Икенче буынлы очкыч булып тора. Ил-62 очкычы Ту-117 алмаштырды.
Ил-62 төрле модификациядә серияләп 1966-2009 елларда С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә җитештерелә иде.
Ил-62 очкычында берничә тизлек һәм ераклык казанышлары ирешелгән. Казан авиаширкәтендә 239 данә Ил-62 ясалды.
Берничә дистә эчендә Ил-62 - борт № 1 (дәүләт җитәкчеләре өчен) СССБ һәм Русиядә булды.
Ил-62 - реверс белән беренче совет очкычы.
Тасвирлама
Ил-62 - Т-гәүдәле каурыйлы, койрыкта урнаштырган дүрт двигательле ирекле күтәрүче түбәнпланлы очкычы. Бик күп ягулыкны тотыла: 46.6 г/пасс.-км. Ту-334 чагыштырганда ягулыкны 23.4 г/пасс.-км гына тотыла.
Очу-техникалык бәяләмәләре
| Бәяләмә | Ил-62М | |||||
|---|---|---|---|---|---|---|
| Беренче очыш, ел | 1963 | |||||
| Файдалану башы, ел | 1967 | |||||
| Канат киңлеге | 43.2 м | |||||
| Озынлыгы | 53.1 м | |||||
| Фюзеляж киңлеге | 3.45 м | |||||
| Койрык биеклеге | 12.3 м | |||||
| Канат мәйданы | 279.5 м² | |||||
| Иң зур сәүдә йөкләнеше | 25 000 кг | |||||
| Иң зур ягулык салуы | 105 300 кг | |||||
| Иң зур очып китү авырлыгы | 165 000 кг | |||||
| Пассажир сыйдырышлыгы | 180 | |||||
| Салон киңлеге | 3.45 м | |||||
| Салон биеклеге | 2,11 м | |||||
| Экипаж | 3 | |||||
| Керәйсер тизлеге | 850 км/сәг | |||||
| Иң зур тизлек | 870 км/сәг | |||||
| Хезмәт түшәме | 12 000 м | |||||
| Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы | 11 050 км | |||||
| Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы | 8 000 км | |||||
| Двигательләр | Д-30КУ,
4 x 11000 кгс | |||||
| Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы (Иң зур сәүдә йөкләнеше) |
6 600 кг/сәг чагыштырма ягулыкның тотылуы: 46.6 г/пасс.-км | |||||
| Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы | 3 150 м | |||||
Файдаланучылар
Серияләп җитештерү башыннан (1969—2004) Казанда 289 данә төрле мофикация Ил-62 очкычы ясалган.
Әлегә (2013) 26 Ил-62 файдалануда кала: 12 Русиядә, 5 КНДР, 2 Украинада, Иранда, Ливиядә, Суданда, Гамбиядә, Казакъстанда.
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
- Реестр самолётов с описанием каждого борта
- Реестр по версии ch-aviation.ch
- Список потерянных Ил-62 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.
- ↑ 1 2 (not translated to en) Jane's World Aircraft Recognition Handbook, Fourth Edition (ингл.) — 4 — Jane's Information Group, 1989. — P. 164. — 598 p. — ISBN 978-0-7106-0587-0