Индигирка
Индигирка (сах. Индигиир, рус. Индигирка) — Көнчыгыш Себернең төньяк-көнчыгышындагы елга. Озынлыгы 1726 км, бассейнының мәйданы 360 мең км². Индигирка Хастах һәм Тарин-Юрях елгаларының кушылуыннан хасил булып, Көнчыгыш Себер диңгезенә дельта (мәйданы 5,5 минг км²) хасил итеп коя. Яңгыр, кар һәм бозлык сулары исәбенә туена. Октябрьдә боз кату, майның азагында-июльнең башында боз китү күзәтелә. Уртача су чыгымы 1850 м³/сек. Балык тотыла. Мома елгасы кушылуыннан соң (1154 км аралыкта) көймәләр йөрешле.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 17. Ленско-Индигирский район. Вып. 7. Яна, Индигирка / под ред. И. В. Осиповой. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 328 с.