Индра

Хезмәтчеләре арасында Индра Ходае. Гиме Музее, Париж.

И́ндра (санскр. इन्द्र), яки Ша́кра (санскр. (IAST) Śakra — турыдан-туры тәрҗемә иткәндә. куәтле, көчле[1]) — Ходайлар патшасы (Дэва) һәм Ведизмда, Буддизмда һәм Һинд динендә Сварга күк патшашлыгының хөкемдары. Индра - Ригведа Ходайларының иң өлкәне, яшен җибәрүче (яңгыр Ходае) һәм еланнар белән көрәшүче; дэваларны аларның асураларга каршылыгында җитәкләүче сугыш Ходае. "Ригведа" гимннары аңа күкне күтәрүче демиург буларак дан җырлыйлар. Ул Вала караңгылыгыннан таңны (Ушас) коткара һәм Вритра аждаһасын җиңә. Зевс кебек үк, Индра шаяртулар эшли, алар өчен җәза ала. Индраның эпитетлары күп. Аның коралы - ваджра, ә ваханасы - Айравата филе.

Индра кшатрийлар варнасының төп яклаучы Ходае булып санала [2].

Индра теонимы — гомумари һәм "Авеста"да һәм Гиндукуш динендә очрый. Теонимның этимологиясе ачык түгел - аның субстрат (Урта Азия) килеп чыгышы турында һәм Һинд-Европа килеп чыгышы турында юрамалар бар.[3][4].

Эпитетлар

Әдәбият

  • Индра // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Топоров В. Н. Сравнительный комментарий к одному мотиву древнеиндийской мифологии — Индра-муравей // Древняя Индия. Историко-культурные связи. М., 1982. С. 326—341.

Искәрмәләр

  1. Шакра // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. Баландин Р. К. Сто Великих Богов. М.: «Вече» 2003.
  3. Alexander Lubotsky. Indo-Iranian substratum
  4. Julius Pokorny. Indogermanisches Etymologisches Wörterbuch, 1959. № 1406.
  5. Шатакрату // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  6. Элиаде М. Очерки [[Сравнительное религиоведение|сравнительного религиоведения]]. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2018. Архивировано 27 ноябрь 2012 года.

Төркемнәр