Ирек Җәлалов
Ирек Җәлалов (Ялалов Ирек Ишмөхәмәт улы, рус. Ялалов Ирек Ишмухаметович, 27 гыйнвар 1961, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры (2010-2011), Уфа шәһәре администрациясе башлыгы.
Хезмәт юлы
1983-1986 еллар СУ-6 Эре панельле йортлар төзү тресты прорабы;
1986-1989 еллар Уфа шәһәренең ВЛКСМ-ның октябрь райкомы секретаре;
1989-1990 еллар - КПСС-ның Октябрь райкомының идеология секторы инструкторы, социаль-икътисади анализ секторы инструкторы;
1990-1995 еллар - «Восток» халыкара тармак hawa концерны, Волостной -2 МП директоры урынбасары, Волостной -7 МП директоры;
1995-2001 еллар ЗАО «Совкино» Уфадагы бүлеге директоры;
2001-2002 еллар Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары;
2002-2009 еллар Уфа шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы идарасе башлыгы;
2009-2010 еллар - Уфа шәһәр хакимияте башлыгы беренче урынбасары;
2010-2011 еллар Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыгы министры
2011 елның декабре - 2012 елның гыйнвар - Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы.
2012 елның 18 гыйнварыннан 2018 елның 27 сентябренә кадәр - Уфа шәһәр хакимияте башлыгы
2012—2018 елларда — Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы Администрациясе башлыгы.
2018—2023 елларда — Россия Федерациясе сенаторы.
Гаилә хәле
Өйләнгән, ике баласы бар.
Халыкара санкцияләр
- 2022 елның 9 мартыннан — Европа берлегенә кергән барлык илләр санкцияләре астында;
- 2022 елның 15 мартыннан — Бөекбритания санкцияләре астында;
- 2022 елның 30 сентябреннән — Америка Кушма Штатлары санкцияләре астында;
- 2022 елның 23 мартыннан — Канада санкцияләре астында;
- 2022 елның 16 мартыннан — Швейцария санкцияләре астында;
- 2022 елның 21 апреленнән — Австралия санкцияләре астында;
- 2022 елның 7 сентябреннән — Украина санкцияләре астында;
- 2022 елның 3 маеннан — Яңа Зеландия санкцияләре астында.