Ирина Аверко-Антонович

Ирина Юрьевна Аверко-Антонович (1960 елның 19 апреле, Казан2006 елның 24 гыйнвары, Казан) — химик-технолог, химия фәннәре докторы (1997), профессор (1999), Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2004).

Тәрҗемәи хәле

Ирина Аверко-Антонович 1960 елның 19 апрелендә Казанда туа.

1982 елда Казан химия-технология институтының Синтетик каучук технологиясе кафедрасын кызыл диплом белән тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый. 1984 елдан — аспирант, 1985 елдан — Эластомерлар эшләү үзәгенең эмульсион полимерлаштыру лабораториясе мөдире.

1986 елда Ирина Аверко-Антонович техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1993 елдан — Синтетик каучук технологиясе кафедрасы доценты.

1996 елда «Су тирәлекләрендә радикаль полимерлаштыру системаларының тотрыклылыгын җайга салуның химик һәм физик-химик аспектлары» темасына химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[1].

2006 елның 24 гыйнварында Казан шәһәрендә вафат була[2].

Фәнни эшчәнлек

Ирина Аверко-Антонович 300дән артык фәнни эш, шул исәптән 4 уку әсбабы авторы. Ул эмульсион полимерлаштыру һәм латекслар алу өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнгән[3].

Полимер эмульсияләре модификаторлары һәм стабилизаторлары сыйфатында өслек-актив матдәләр куллануның теоретик һәм гамәли аспектларын эшләгән.

Ирина Аверко-Антоновичның фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре «Түбән Кама нефть химиясе», «Түбән Кама шин» акционерлык җәмгыятьләренә, С. М. Киров исемендәге синтетик каучук заводында, Стәрлетамак синтетик каучук заводында һ. б. кертелгән.