Ирина Годунова
Патшабикә Годунова Ирина Фёдор кызы (1557 (?)[к 1] — 29 октябрь 1603) — Борис Годуновның сеңлесе һәм Россия патшасы Фёдор I Иоанновичның хатыны.
Тәрҗемәи хәл
Аның туу вакыты һәм туу урыны турында мәгълүмат юк. Ул патша сараена 8 яшендә алына һәм кияүгә чыкканчыга кадәр анда тәрбия ала.[2].
Патшабикә
1584 елда Иван IV патша үлә. Аның үлеменнән соң Фёдор I Иоаннович патша була. Ләкин Ирина аңа варис малай тудыра алмый. Аларның бердән бер кызлары Феодосия 1592 елның 29 маенда туа һәм бала чагында ук вафат була.
Тол хатын
1598 елның 7 гыйнварындә патша Фёдор I Иоаннович үлә һәм үзеннән соң васыять калдырмый.
Риваять
Риваять буенча 1589 елда нигезләнгән Царицын шәһәренә атаманы Фёдор Иоаннович хатыны Ирина хөрмәтенә бирә.
Аңлатма
- ↑ Дата предположительная, но исследование скелета царицы Ирины её подтверждает, показывая, что она прожила на свете около 45 лет.
Искәрмәләр
- ↑ Lundy D. R. Irene Godunova // The Peerage (ингл.)
- ↑ Собор карары , 1598.