Искәндәр Вәлиев
Искәндәр Вәлиев, Искәндәр Габдрахман улы Вәлиев (24 декабрь 1911 — 13 июнь 2001 (89 яшь)) — архитектор, инженер-төзүче, РСФСРның атказанган төзүчесе (1979). 1941-1944 елларда Казан авиация заводы архитекторы һәм бер үк вакытта СССР архитекторлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе. 1944-1959 елларда ТАССР МШның Төзелеш һәм архитектура эшләре идарәсе башлыгы; 1959-1975 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге мөдире (1975-1983 елларда мөдир урынбасары). Вәлиев проектлары белән Казанда «Татэнерго» бинасы (1950), Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сарае (1955), Яшел Үзән (1949-1950) һәм Казан (1950-1952) шәһәрләрендәге торак йортлар, һ.б.н. төзелә.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В