Истророман теле

Истророман теле яки истриот теле (үзатамасы bumbaro яки rovignese) — һинд-аурупа телләренең роман төркеменә кергән тел. Сөйләшүчеләр саны нибары 1—2 мең кешене тәшкил итә, тел юкка чыгучылар рәтендә тора.

XX гасыр уртасында әлеге телдә сөйләшүчеләр 6 торак пунктта яшәсә, хәзерге вакытта истророман телендә аңлаша алганнар фәкать Ровина һәм Водняна шәһәрләрендә яши.

Тел ике сөйләшкә аерыла — ровин һәм диньян сөйләшләренә. Пула, Пиран һәм Фажана сөйләшләре хәзерге вакытта юкка чыкканнар.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар