Ишем тигезлеге

Ишем тигезлеге[1] (шулай ук Ишем даласы) - Иртеш һәм Тубыл елгалары арасында, Көнбатыш Себернең көньяк өлешендә урнашкан территория.

Биеклек 150 метрга кадәр җитә. Ишем тигезлеген Ишем елгасы кисеп үтә. Болынлы далалар һәм кечкенә каен урманнары бар. Ишем тигезлегенең бер өлеше сөрелгән; күлләр күп; тигезлек өлешендә киң сазлыклар башлана.[2]

Искәрмәләр

  1. Татар топонимиясе: халкыбызның географик атамаларында – тер миннар / Ф.Г. Гарипова. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 456 б. ISBN 978-5-93091-244-9.
  2. Хусаинов З.А. Географический русско-татарский толково-справочный словарь = Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек. Казан, 2003. 168 б.