Иштуган (Кукмара районы)
Иштуган — Татарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл.
Халык саны — 94 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422123.
Геграфия
Шәһәр тибындагы Кукмара посёлогыннан 25 км көнбатыштарак, Бөре елгасының югары агымы буенда.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11 °C | -5.7 °C | 3.8 °C | 12.5 °C | 17.9 °C | 19.9 °C | 17 °C | 11.4 °C | 3.8 °C | -5.3 °C | -10.4 °C | 3.6 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]
Тарих
XVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда Иштуган Пүчинкәсе исеме белән мәгълүм. 1860-елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, йон тетү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Иштуганда вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Кенә-Юмья авылы җирләрен дә кертеп) 1306 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостенда; 1920 дән ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Кукмара, 1963 нең 1 февраленнән - Саба, 1965 нең 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Демография
Икътисад
Халкының төп шөгыле - кырчылык.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.