Ишәк сатыш
Уйнау тәртибе
Балалар сатучыны һәм сатып алучыны билгеләп куялар.
Сатучы ике баланы икесен ике якка каратып тезләндерә дә өсләреннән одеял белән каплап «ишәк» ясый һәм: «Ишәк сатам, ишәк сатам!» — дип кычкырып йөри. Сатып алучы килә:
— Күпме тора?
— Йөз сум.
Ишәкне карый. «Яхшы ишәк икән», — дип мактап, сатучыга акча бирә.
Шуннан соң: «Яле, атланып кайтыйм әле», — дип ишәккә атлана. Одеял астындагы ике бала, икесе ике якка тайпыла да, сатып алучы идәнгә егылып төшә. Уен шуның белән тәмам була.