Йони

Йо́ни (Санскрит телендә:योनि, yoni) — еш аналыкны, вульваны, хатын-кыз аналыгын аңлаткан Санскрит төшенчәсе. Турыдан-туры мәгънәдә ул "карын", "туу урыны" дигәнне аңлата.
Сүзнең күптөрле мәгънәләре бар - дөньяви контекстта да, дини контекстта да: "чыганак, килеп чыгыш, ял итү урыны, сыйдырыш, саклау урыны, торак, йорт, оя".

[1].

̃Һинд динендә йони хатын-кыз кабул итүче башның чагылышы, пассив принцип, ул лингам булган актив ир кеше принцибына каршы.[2]. Йони Шактиның символы булып тора һәм Ходайның башка хатын-кыз аспектлары. Киңрәк мәгънәдә йони эчтә буш, кабул итүче яки эчкә бөгелгәнне чагылдыра.

Джозеф Кэмпбелл йонины Кали Алиһәсе белән ассоциацияли, бу кара кан эчүче Алиһә, Шива Ходаеның хатыны.[3].

Йони һәм лингам дип санарга кабул ителгән иң борынгы археологик табылмалар Хараппада һәм Мохенджо-Дарода казылмаларда табылган булганнар һәм Һинд үзәне цивилизациясенә карыйлар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

  1. Monier-Williams' Sanskrit-English Dictionary. Cologne Digital Sanskrit Dictionaries. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2015.
  2. Jansen, Eva Rudy. The book of Hindu imagery: gods, manifestations and their meaning. — Binkey Kok Publications, 2003. — P. 46, 119. — ISBN 90-74597-07-6.
  3. Campbell, Joseph. Oriental Mythology: The Masks of God. — P. 170—171.

Төркемнәр