Кавәлетдин Болгари
Кавәлетдин Болгари (Мөхәммәт-Әмин әс-Сабави, XVIII гасыр — 1833) — язучы, хаҗи, Габденнасыйр әл-Курсавинең шәкерте. Мәчкәрә мәдрәсендә, Бохарада белем алган, шуннан соң Наласа авыланда имам-хатыйб, мөдәррис вазифаларын башкара. 1826 елдан Каһирә университетында фарсы теле укытучысы. Кулъязма әсәрләр, «Мәгъдәнел-мәкасыйд» дини-фәлсәфи әсәре, һөҗүи шигырьләр авторы.