Казанлык (Стара-Загора өлкәсе)

Казанлы́к (болг. Казанлък) — Болгария шәһәре. Стара-Загора өлкәсенең Казанлык общинасына керә.

Урнашуы

Казанлык шәһәре Казанлык казанлыгында, Стара-Платина тау сыртының көньяк битләвендә урнашкан[3].

Ил башкаласы София шәһәреннән 194 км көнчыгышка таба һәм Бургастан көнбатышка таба 185 км, Стара-Загорадан төньяк-көнбатышка таба 36 км, Пловдивтан төньяк-көнчыгышка таба 114 км һәм Варнадан көньяк-көнбатыш тарафта 320 км ераклыкта урнашкан.

Тарих

undefined

Казанлык шәһәре XV гасырда барлыкка килгән [3].

XVII гасырдан башлап роза мае җитештерү үзәге буларак билгеле [4].

1877-1878 еллардагы Рус-төрек сугышы  [рус.] барышында Казанлык озак вакытлар хәрби хәрәкәтләр зонасы булып торган [3].

1901 елда шәһәрдә сәнгать галереясы һәм «Искра» тарихи музее  [рус.] ачыла [3].

1918 елда «Кремона» кыллы музыка кораллары остаханасе ачылган (1944 елда аның нигезендә кыллы музыка кораллары фабрикасы төзелә) [4][5].

1924 елда Софиядән Казанлыкка «Арсенал» корал җитештерү заводы күчерелә.

1941 елда шәһәр читендә «Калвача» аэродромы җиһазландырыла.

1953 елда шәһәр халкы саны 20 мең тәшкил итә, бу вакытта шәһәрдә туку сәнәгате һәм эфир майлы культураларны (роза чәчәге) эшкәртү сәнәгате эшләгән [6].

1967-1969 елларда биредә роза маен җитештерү музее ачыла [3].

1969 елда шәһәр халкы саны 50 мең тәшкил итә, шәһәр икътисады нигезен машиналар эшләү (станоклар, гидравлика җиһазлары һ. б.), туку, агач эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләре тәшкил итә.

1985 елда халык саны 61 мең тәшкил итә. Шәһәрдә машиналар төзү, туку һәм азык сәнәгате, шулай ук эфир майлары җитештерү предприятиеләре эшли [4].

2008 елда халык саны 52,8 мең кеше тәшкил иткән [3].

Туризм

Казанлык шәһәреннән ерак түгел урнашкан казанлыкта Стара-Планина таулары (Балкан таулары) итәгендә туристларга яхшы билгеле Гөлчәчәкләр (Розалар) үләне бар – ул Болгариянең мөһим туристлык объекты.

Истәлекле урыннар

  • «Чудомир» әдәби-сәнгать музее
  • «Шипка-Бузлуджа» милли паркы-музей
  • Фракия монастыре
  • Шипка (тау)
  • Бузлуджа түбәсе[7]

Даими уздырылучы чаралар

  • Розалар фестивале [8][9]
  • Халыкара фольклор фестивале
  • Чудомир тантаналары
  • Фракия патшалары үзәнендә бәйрәм

Туганлашкан шәһәрләре

Ил Шәһәр Ел
Мисыр байрагы Мисыр Александрия 2006
Мисыр байрагы Мисыр Луксор 2006
Франция байрагы Франция Грасс 2004
Иран байрагы Иран Кашан 2009
Франция байрагы Франция Сен-Ерблен 2008
Греция байрагы Греция Верия 2001
Россия байрагы Россия Тольятти 1994
Япония байрагы Япония Фукуяма 1995
Македония байрагы Төньяк Македония Кочани 2007
Маҗарстан байрагы Маҗарстан Наҗканижа 1970
Румыния байрагы Румыния Тырговиште 2004
Кытай байрагы Кытай Цзинань 2013

Галерея

Искәрмәләр

  1. http://www.pmtgv.ro/anexaHCL110-2014.pdf
  2. https://www.grao.bg/tna/t41nm-15-09-2022_2.txt
  3. 1 2 3 4 5 6 Казанлык // Большая Российская Энциклопедия / редколл., гл. ред. Ю. С. Осипов. том 12. М., научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 2008. стр.390-391
  4. 1 2 3 Kazanluk // The New Encyclopedia Britannica. 15th edition. Micropaedia. Vol.11. Chicago, 1994. page 776
  5. С. Дервентский. Мастера струнных инструментов // журнал «Болгария», № 6, 1955. стр.14-15
  6. Казанлык // Большая Советская Энциклопедия. / редколл., гл. ред. Б. А. Введенский. 2-е изд. том 19. М., Государственное научное издательство «Большая Советская энциклопедия», 1953. стр.302
  7. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2014. Архивировано из оригинала 29 октябрь 2014 года. Официальный туристический портал Болгарии — Министерства экономики, энергетики и туризма
  8. Култура и туризъм / Фестивал на розата 2014 / Община Казанлък
  9. Karlovo.bg — Официален сайт на Община Карлово — Празник на Розата 31.05.2014

Тема буенча өстәмә