Казбек Коков

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Казбек Коков
Kazbek Kokov (2018-09-26).jpg
Туган көне 20 июль 1973(1973-07-20) (51 яшь)
Туган
Ил
Эшчәнлеге сәясәтче
Әтисе Валерий Мухамедович Коков[d]

Казбек Валерий улы Коков (кабард.-чирк. КӀуэкӀуэ Валерэ и къуэ Къазбэч; 1973 елның 20 июле, Икенче Лескен, Кабарда-Балкар АССР) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019 елның 3 октябреннән Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы (2018 елның 26 сентябреннән 3 октябренә кадәр Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы)[1]. 2019 елның 6 ноябреннән «Бердәм Россия» фиркасенең Кабарда-Балкария региональ бүлекчәсе секретаре[2].

Казбек Коков 1973 елның 20 июлендә Кабарда-Балкария АССРның Икенче Лескен авылында Кабарда-Балкар Республикасының беренче президенты Валерий Коков гаиләсендә туа.

Кабарда-Балкар агромелиорация институтын «галим-агроном» белгечлеге буенча тәмамлый.

1995 елдан — «Нальчик "Халвич заводы"» ААҖ генераль директорының коммерция һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.

2002 елдан — «Каббалкесурсы» ААҖ генераль директоры.

2003-2007 елларда — Нальчик шәһәр Җирле үзидарә советы депутаты.

2009 елның мартында Кабарда-Балкар парламенты депутаты итеп сайлана. Кабарда-Балкар Республикасы парламентында аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасе була.

2010 елның 16 декабрендә Кабарда-Балкар Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнә.

2013 елның апреленнән 2018 елның 26 сентябренә кадәр — Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең төбәк блогы Киңәшчесе, Төньяк-Кавказ төбәге кураторы.

Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 26 сентябрендә Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.

2019 елның 3 октябрендә Кабарда-Балкар парламенты депутатлары Коковка республика башлыгы вәкаләтләрен 5 елга озынайту өчен бертавыштан тавыш бирәләр.

2020 елның 27 гыйнварыннан 21 декабренә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе[3][4].

Өйләнгән.

Хатыны — Лиана Руслан кызы, Нальчиктагы дәүләт университетында хезмәт хокукы укытучысы.

Ике кыз тәрбияли[5].

  1. В КБР Казбек Коков сменит Юрия Кокова. vesti.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2018. Архивировано 26 сентябрь 2018 года.
  2. Региональное отделение "Единой России" в КБР возглавил глава республики Коков. ТАСС (6 ноябрь 2019).
  3. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2020. Архивировано 25 март 2020 года.
  4. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2020. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.
  5. Елена Самойлова. Валерий Коков: живу с думой о своем народе. Коммерсантъ (28 апрель 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2018. Архивировано 29 октябрь 2018 года.

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре