Камса Мортазин
Тәрҗемәи хәле
Кама Дәүләтбай улы Мортазин 1966 елның 1 июнендә Башкорт АССРның Учалы районы Мулдаш авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген Чиләбе өлкәсе Мияс каласындагы УралАЗ автомобиль заводында эшче булып башлый. 1989 — 92 елларда бу өлкәнең Аргаяш районы Куйсар мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы була. Аннары 1995 елга кадәр туган авылында башлангыч мәктәп мөдире вазифасын башкара.
1992 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1995 елдан Чиләбе дәүләт университетында: гомуми һәм төрки филологиясе кафедрасы укытучысы, доцент. 2005 елда «филология фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
Фәнни эшчәнлеге
Камса Мортазин 30 дан артык хезмәт авторы. Ул шулай ук «Чиләбе башкортларының әдәби антологиясе» исемле китапның автор-төзүчесе.
Әдәби иҗаты
- Саумы, Кояшкай!: Хикәяләр. Уфа: Китап, 2006.
- Мияс үзәннәре: Шигырьләр. Чиләбе, 2009.
- Яхшылык дөньяны коткарыр: Публицистика. Чиләбе, 2013.
Җәмәгать эшчәнлеге
- 2007 елдан Чиләбе өлкәсе «Акмулла» әдәби берләшмәсенең җаваплы секретаре, 2002 елдан — җитәкчесе.
Китаплары
- Чиләбе башкортларының әдәби антологиясе
Әңгәмәләре
- Хабиров М. Камса Муртазин: «Для нас Год литературы особенный...». «Вечерний Челябинск» гәзите, 2015, 22 июль[1].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
Чыганаклар
- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.]
- Челябинская область. Энциклопедия Муртазин Кама Давлетбаев
Искәрмәләр
- ↑ «Вечерний Челябинск» гәзите, 2015, 22 июль [рус.] [Тикшерелгән 27 гыйнвар 2016]