Канадада Һинд дине

2011 ел халык санын алу буенча, Канадада Һинд дине тарафдарлары булып 497 200 кеше булган, ягъни халыкның 1,45 %-ы.[1]. Канада Һинд дине тарафдарлары өч төп төркемнең берсенә керә. Беренче төркемгә һиндле иммигрантлар һәм аларның токымнары керә. Һиндлеләр Канадага XX гасыр башында ук күчә башлаганнар. Бу төркемгә Һиндстаннан гына түгел, ә Фиджидан, Тринидад һәм Тобагодан һәм Суринамнан иммигрантлар керә. Икенче төркемгә Шри-Ланкадан эмигрантлар керә. Беренче берничә йөз Шри-Ланкалы Канадага 1940-ынчы елларда килгән. Икенче дулкын 1983 елга туры килгән, ул вакытта Ватаннарында тотрыксыз халәт 500 меңнән артык тамилны Канадада һәм башка көнбатыш илләрдә сыенырга мәҗбүр иткән. Өченче төркем - ул Һинд диненгә күчкән канадалылар. Күбесенчә алар Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм Көнбатышта дәгъва иткән башка һинд оешмалары һәм гурулары тарафдарлары.

Һинд дине тарафдарлары халкы

Калып:Historical populations

Ел Процент Үсеш
2001 0,96 % -
2011 1,45 % +0,49 %

Канаданың территорияләр һәм провинцияләр буенча Һинд диндәге халкы:[1]

Канаданың провинцияләре һәм территорияләре Һинд дине тарафдарлары 2001 % 2001 Һинд дине тарафдарлары 2011 % 2011
Flag of Ontario.svg Онтарио 217 560 1.9 % 366 720 2.9 %
Flag of British Columbia.svg Британия Колумбиясе 31 495 0.8 % 45 795 1.0 %
Flag of Alberta.svg Альберта 15 965 0.5 % 36 845 1.0 %
Flag of Quebec.svg Квебек 24 525 0.3 % 33 540 0.4 %
Flag of Manitoba.svg Манитоба 3835 0.3 % 7720 0.6 %
Flag of Saskatchewan.svg Саскачеван 1590 0.2 % 3570 0.3 %
Flag of Nova Scotia.svg Яңа Шотландия 1235 0.1 % 1850 0.2 %
Flag of New Brunswick.svg Нью-Брансуик 470 0.1 % 820 0.1 %
Flag of Newfoundland and Labrador.svg Ньюфаундленд һәм Лабрадор 400 0.1 % 635 0.1 %
Flag of Prince Edward Island.svg Принц Эдуард Утравы 30 0.0 % 205 0.1 %
Flag of Yukon.svg Юкон территориясе 10 0.0 % 165 0.5 %
Flag of the Northwest Territories.svg Төньяк-Көнбатыш территорияләр 60 0.2 % 70 0.2 %
Flag of Nunavut.svg Нунавут 10 0.0 % 30 0.1 %
Flag of Canada.svg Канада 297 200 1.0 % 497 965 1.5 %

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкаләнең тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе РУВИКИ проектының рус бүлегендәге «Индуизм в Канаде» мәкаләсе нигезендә ясалды.


Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр

Сылтамалар

  1. 1 2 2011 National Household Survey. www12.statcan.gc.ca. Statistics Canada. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2016.