Каплан

Капла́н, барыс, (лат. Panthera pardus) — мәчелеләр гаиләлегенә керүче ерткыч җәнлек. Барыслар ыругына керүче 4 хайванның берсе, зур мәчеләр асгаиләлегенә керә.

Озынлыгы 170 см чамасы, койрык озынлыгы 102 см га җитә. Сары яки җирән төстә, кара таплар белән. Тоташ кара төстәге капланны кара пантера дип атыйлар, Африка, Азиянең тропик һәм субтропик урманнарында таралган. Агачларга менеп йөри ала.

XX гасырда Кызыл китапка кертелсә дә, Африкада зур санлы булуы аркасында аулау рөхсәт ителә.

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
  2. 1 2 3 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  4. Grzimeks Enzyklopädie (нем.) — 1 — München: Kindler Verlag, 1988. — Vol. 4. — S. 46.
  5. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
  6. Species+ (ингл.)
  7. 1 2 3 4 5 Кызыл китап — 1964.
  8. 1 2 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 166. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6

Төркемнәр