Каракошлар
Каракошлар (лат. Aquila) — ерткыч кошларның карчыга кошлар семьялыгының бер ыругы.
75–88 см зурлыгындагы эре ерткыч кошлар. Койрыклары чагыштырмача кыска, канаталары киң, канат колачы 2,5 м га җитә. Шүре сөякләре бармакларына кадәр каурый белән капланган. Евразиядә, Африкада, Төньяк Америкада таралганнар, тундрадан алып чүлләргә кадәр яшиләр. Ояларын җирдә, агачларда һәм кыя ташлар арасында ясыйлар. Умырткалы хайваннар белән тукланалар. Татарстанда 5 төре очрый.
Классификация
- Карчыгасыман каракош (Aquila fasciata)
- Кече каракош (Aquila pennata)
- Австралия кече каракошы (Aquila morphnoides)
- Һиндстан карчыгасыман каракош (Aquila kienerii)
- Бөркет (Aquila chrysaetos)
- Каракош (Aquila heliaca)
- Испания каракошы (Aquila adalberti)
- (Aquila rapax)
- Дала каракошы (Aquila nipalensis)
- Зур тавышлы каракош (Aquila clanga)
- Кече тавышлы каракош (Aquila pomarina)
- (Aquila hastata)
- Африка кара каракошы (Aquila verreauxii)
- Малуку каракошы (Aquila gurneyi)
- Көмеш каракош (Aquila wahlbergi)
- Чөй койрыклы каракош (Aquila audax)
- ↑ 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2011.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3