Карин Дрейер Андерссон

Карин Элизабет Дрейер Андерссон (7 апрель 1975 ел) — швед җырчысы, җырлар авторы һәм музыкаль продюсер. Ул абыйсы Олоф Дрейер белән оештырган The Knife электрон музыкаль дуэтының сыңары була. Андерссон элек Is Cool Honey альтернатив рок-төркеменең җырчысы һәм гитаристы булган. 2009 елда Андерссон үзенең «Fever Ray» дип аталган ялгыз башкару соло дебют альбомын чыгара.

Шәхси тормышы

Андерссон 1975 елның 7 апрелендә Швециянең Нака биләмәсендә[1] туган. Кент Питер Кристиан Андерссонда кияүдә булган, һәм аларның ике баласы бар.[2]

Ялгыз җырлавы

The Knife ялда булганда, Андерссон 2009 елның 12 гыйнварында үзенең шул ук исем йөрткән Fever Ray ялгыз башкару дебют альбомының беренче цифрлы версиясен һәм 2009 елның 18 мартында физик мәгълүмат саклагычларындачыгара, моннан алда, 2008 елның 15 декабрендә, If I Had a Heart синглы чыгарган. Җыр 2012 елның 16 февралендә «Күз алдында» сериалының беренче сезонындагы 15 нче эпизоды азагында файдаланылган. Җыр соңрак 2011 елның 31 июлендә америка телевизион сериалның «Бернигә дә карамый» эпизодында да кулланылган, шулай ук премьерасы 2013 елның 3 мартында булып үткән канада-ирланд тарихи драмасы — «Викинглар» телесериалының төп музыкасы булып китә. Җыр шулай ук 3 нче мизгелдә дә «Унтурт» сериалының 3 нче эпизодында да файдаланыла.

2009 елда Андерссон кыска метражлы феминистик порнографик фильмнар җыентыгы өчен «Пычрак көндәлекләр» дип аталган саундтрек иҗат итә. Коллекциягә күзәтүендә, Smålandsposten исемле швед гәҗите, ялыктыргыч булса да, саундтрек фильмга туры килә дип тасвирлый.

Fever Ray буларак билгеле, Андерссон, 2010 елда Коачелла фестивалендә чыгыш ясый һәм уңай бәя ала[3][4]. Шул ук елның сентябрендә ул Ирландия һәм Англия фестивалендә чыгыш ясый.

Үзе алдан әйтүенә карамастан, Андерссон 2011 елда Кызыл башлык фильмында күренмәгән. Әммә Андерссон үзенең группасы белән авторлыкта яздырган эксклюзив «The Wolf» саундтрегы, шулай ук «Keep the Streets Empty for Me» фильмда калган.[5] «The Wolf» шулай ук Far Cry Primal трейлерында, шулай ук соңгы миссияда уен вакытында файдаланылган.

Андерссон 1968 елда экраннарга чыккан Ингмар Бергманның «Бүре сәгате» коточкыч фильмының 2011 елның 12 мартында[6] Стокгольмдагы Король драма театрында күрсәтелгән театр адаптациясе өчен музыка язган. «No Face» дигән бер трек 2012 елда 2011 елгы япон цунамиыннан[7] зыян күргәннәр файдасына Blonde Redhead оештырган «We Are the Works in Progress» альбомында, демо буларак, чыгарыла. 2016 елның февраль аенда The Fader белән интервьюсында, Андерссон, ялгыз башкарган музыкасы өстендә эшләве, тик Fever Ray исеме астында чыгу-чыкмавын гына әйтә алмаганын белдерә.[8]

Музыкаль клиплары

Исеме Ел Режиссер
«If I Had a Heart» 2009 Андреас Нильссон
«When I Grow Up» Мартин де Thurah
«Triangle Walks» Микель Цве Карлссон
«Seven» Йохан Рнк
«Stranger Than Kindness» Андреас Нильссон
«Keep the Streets Empty for Me» Йенс Klevje и Фабиан Свенссон

Искәрмәләр

  1. «På höga klackar över mossan – Fever Ray». Проверено 11 January 2010. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-08-19, retrieved 2021-04-25 
  2. Evers, Derek The Mystery Of Fever Ray: An Interview With Karin Dreijer Andersson (3 февраль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2011. Архивировано 29 август 2011 года.
  3. Wappler, Margaret Coachella 2010: Fever Ray's dark arts not as powerful when performed in a plain old music festival tent. Tribune Company (17 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2010.
  4. Hall, David Coachella 2010 Day 1: Fever Ray hypnotizes at Mojave, deadmau5 nails Sahara wrap-up. Freedom Communications (17 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2010. Архивировано 24 апрель 2010 года.
  5. New Fever Ray music to feature in upcoming film, Red Riding Hood. feverray.com (18 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2010. Архивировано 23 ноябрь 2010 года.
  6. 'Vargtimmen, The Wolf Hour' premiere (1 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2011. Архивировано 15 март 2011 года.
  7. Stosuy, Brandon Hear New Music From Fever Ray's Karin Dreijer Andersson (29 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2012.
  8. Myers, Owen The Knife On Silent Shout, 10 Years Later (12 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2016.