Каролина Оливия Видерстрём
Видерстрём Каролина Оливия (Widerström Olivia Karolina, 10 декабрь 1856 ел — 4 март 1949 ел) — швед гинекологы. Швецияда университет белемле беренче рәсми хатын-кыз табиб. Шулай ук феминистка һәм сәясәтче була, җенси тәрбия һәм хатын-кызларның сайлау хокукы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Видерстрем Швециянең Хатын-кызларның сайлау хокукы җәмгыяте рәисе һәм Стокгольм кала советы әгъзасы була.
Биографиясе
Хатын-кызларга Швеция университетында укырга 1870 елда рәсми рөхсәт ителә. 1873—1875 елларда Каролина Gymnastiska centralinstitutet студенты була, 1875—1877 елларда — профессор Брантинг ассистенты, шул ук вакытта гимнастика өйрәнә. 1879 елда Wallinska Skolan-да, 1880 елда — Уппсала университетында медицина философиясе буенча имтихан тапшыра. 1884 елның маенда Стокгольмда Каролина университетында медицина буенча имтихан бирә.
Видерстрем кыз һәм хатын-кызларның үзләренең тәне турында күбрәк белүен, киемнәре саулыклары өчен файдалы булуын, ир-атларга туры мөмкинлекләргә һәм хокукларга ия булуын тели. Аның эшмәкәрлегенең төп юнәлеше булып гинекология һәм хатын-кыз сәламәтлеге тора. Каролинаның иң билгеле хезмәте булып Kvinnohygien (хатын-кыз гигиенасы) китабы тора. Ул 1899 елда беренче тапкыр басыла һәм 1932 елга кадәр җиде тапкыр чыгарыла.
1912 елда Каролина Видерстрем Стокгольм кала советына либераллардан сайлана, 1915 елга кадәр шунда эшли. 1918—1921 елларда, ягъни сайлау хокукы гарантияләнгәнгә кадәр швед хатын-кызларның сайлау хокукы җәмгыятенә рәислек итә. 1921 елда таратылганга кадәр аның соңгы рәисе була.
Чыганаклар
- Lena Hammarberg, Karolina Widerström — sexualreformator och föreningskvinna
- Ny svensk historia: Oscar II och hans tid, 1872-1907, Erik Lindorm 1936 s.231
- Sveriges befolkning 1890, (CD-ROM) Riksarkivet 2003
- http://www.ub.gu.se/kvinn/portaler/rostratt/biografier/
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Årsberättelser för landsföreningen och lokalföreningarna för kvinnans politiska rösträtt 1917 — Стокгольм: 1918.
- ↑ 1 2 3 http://www2.ub.gu.se/kvinndata/portaler/rostratt/pdf/rostrattsfragan.pdf
- ↑ Elsa Olava Eschelsson
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Karolina Olivia Widerström 1856-12-10 — 1949-03-04 Läkare, folkbildare
- ↑ Gerda Elisabet Kjellberg 1881-02-18 — 1972-07-19 Läkare
- ↑ 1 2 Helsingborgs stadsförsamlings (Maria) kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, SE/LLA/13171/C I/9 (1847-1861), bildid: C0073729_00269, sida 484
- ↑ 1 2 Carolina Olivia, f. 1856 i Hälsingborg Malmöhus län (шевит.) — Riksarkivet.
- ↑ 1 2 3 18561210-002 Widerström, Olivia Karolina // Swedish death index
- ↑ Karolinska institutet: Karolina Widerström (1856-1949)
- ↑ http://runeberg.org/hvar8dag/8/0178.html — 1907. — Т. 8. — С. 162.
- ↑ Olivia Karolina Widerström — FinnGraven.se.
- ↑ Karolina Widerström : Sveriges första kvinnliga läkare // (unknown type) — 1907. — Т. 8. — С. 162.
- ↑ Widerström, Karolina Olivia, f. 1856 i Helsingborg, Med. Lic. // Folkräkningar (Sveriges befolkning) 1890 (шевит.) — Riksarkivet.