Касыйм Биккол
Касыйм Биккол (1868 — 1938) — дин эшлеклесе, язучы, педагог, мулла. 1885 елдан Әстерхан губернасы Киләче авылы мөгаллиме. 1905 елдан Сембер губернасы Яңа Тинчәле авылы мулласы. 1930-елларда Уфага сөрелә. Ислам дине һәм төбәк тарихына багышланган очерклар, «Ат караклары» (1907), «Төркестан» (1908) романнары, «Алтынбай агай» (1908), «Сабирҗан агай» (1909), «Хаҗи» (1912) повестьләре авторы.[1]