Керли (җырчы)
Керли (тулы исеме — Керли Кыйв; эст. Kerli Kõiv, ˈkerli ˈkɤ.iv) (1987 елның 7 феврале) — Эстония җырчысы һәм җырлар авторы. Керли беренче тапкыр 2004 елда Eurolaul конкурсында «Beautiful Inside» җыры белән чыгыш ясый. Керлиның дебют альбомы Love Is Dead 2008 елның июлендә Billboard 200 чартында 126 урын ала һәм Billboard Heatseekers 2[3] чартында икенче урын ала. 2010 елда Керлиның ике композициясе, шул исәптән — «Tokio Hotel» белән дуэт — «Strange» җыры Almost Alice[4] музыка җыентыгында «Алисә могҗизалар илендә» фильмына керә.
Башлангыч еллар
Керли Элва шәһәрендә[5] (Эстония) социаль хезмәткәр һәм автомеханик гаиләсендә туа[6][6]. Керлинең музыка белән шөгыльләнә торган һәм «Йолдызлар фабрикасы» тапшыруының эстон аналогының бер сезонында катнашкан сеңлесе Элиза бар[7].
Балачакта Керли бал биюләре белән шөгыльләнгән[8]. 16 яшендә ул музыкаль сәләтләрен үстерү өчен мәктәпне ташлап китә[9]. Үсмер чагында ул җырларга, биергә, фортепианода уйнарга өйрәнә.
Карьера
2002—2005: Карьера башы
2002 елда Laulukarussell җыр бәйгесендә катнашып, «Bridge over Troubled Water» җыры белән чыгыш ясап, аны ота[10]. Шул ук елны ул үзенең яше турында Fizz Superstar (American Idol тапшыруының Балтыйк буе аналогы) конкурсында катнашу мөмкинлеген алу өчен алдый, чөнки анда 15 яшьтән олырак башкаручылар катнаша алган. Керли бу конкурста җиңеп, Швециянең Universal Sweden тавыш яздыручы лейблы белән контракт ала[11], әмма контракт уңышсыз була, чөнки аны Universal Music тарафыннан имзалаган кеше отставкага китә.
Керли бәйсез лейбл белән контракт төзегән, ул Universal Music та аның белән контракт төзегән кешенең лейблы була, әмма тиздән компания бөлгенлеккә төшә[12]. 16 яшендә Керли Стокһольмга күчеп килә, анда 2003 елда Melodifestivalen конкурсында катнаша һәм икенче ярымфиналга кадәр җитә. 2004 елда ул Eurolaul — Евровидениегә сайланыш бшйгесендә «Beautiful Inside» җыры белән катнашып, икенче урынны алган.
18 яшендә ул АКШка күчеп килә, анда ЭЛ Эй Рейдка тыңлауга эләгә һәм аннары Island Def Jam Music Group белән 2006 елда контрактка кул куя.
2006—2008 еллар. Kerli мини-альбомы һәм Love is Dead дебют альбомы
2006 елда Керли Island Records белән контракт төзи. Керли җырларның продюсеры һәм авторы Дэвид Морис белән эшләгән. Беренче язмалар Kerli исемле мини-альбомына чыгарылган. 2008 елда Керли Love Is Dead дип аталган дебют альбомын чыгара. «Love Is Dead» җырына видео 2008 елның 29 февралендә Island Records тарафыннан чыгарылган, ә «Walking on Air» җырына клип 2008 елның 20 маенда чыккан. Җыр 2008 елның 21-29 июлендә iTunes та «атнаның бушлай синглыы» була. Шулай ук Керли аны 2008 елгы Scream премиясен тапшыру тантанасында да башкара[13].
«Creepshow» җыры «Burnout Paradise» уенының саундтрекына керә[14]. Ә «Bulletproof» композициясе «Каратель: сугыш территориясе» фильмының рәсми саундтрекына керә.
2008 елда Керли «When Nobody Loves You» дип аталган төп теманы «007: Мәрхәмәтлек Кванты» уены өчен язган.
2009 ел—хәзерге вакыт: Almost Alice һәм яңа альбом
2009 елның гыйнварына Керлиның The Rasmus төркеме белән уртак концерт туры планлаштырылган була, әмма тур булмый, чөнки җырчы үзенең икенче альбомы өстендә эшли башлый[15].
2009 елның июлендә Керли Таллинда узган Õllesummer Эстония музыка фестивалендә чыгыш ясый, чыгыш аның озак тәнәфестән соң Эстониядә беренче була[16].
2009 елның 10 сентябрендә Island Def Jam лейблы iPhone өчен «Керли» кушымтасы чыгуын игълан итә[17] һәм шул ук айда әлеге кушымтадан файдаланучылар яңа «Saima» композициясен ишетә алалар[18]. Керли «The Creationist» синглын яңадан бастырган, яңа версия Италия башкаручысы һәм җырлар авторы Чезаре Кремонини белән дуэт булган[19].
Керли Love Is Dead альбомы өчен European Border Breakers Award эстон премиясе лауреаты була[20].
2010 елның 2 мартында Almost Alice — «Алисә могҗизалар илендә» фильмына музыка җыентык дөнья күрә. Ул үз эченә ике Керли җырын — «Tea Party» һәм Tokio Hotel белән бергә язылган «Strange» җырларын ала[4]. «Tea Party» 2010 елның 15 июнендә чыга.
Шулай ук 2010 елда Керли Тарья Туруненның «I Feel Immortal» җыры авторларының берсе була.
2010 елның апрелендә кием линиясен чыгара башлый[21]. Шулай ук ул «Nature Boy» җырының кавер-версиясен яза, ул «Смолвилль серләре» сериалының 10 сезонының проҗыры була[22]. 27 октябрьдә «Kerli’s MoonChild Academy» Керлиның яңа сайты эшли башлый.
«Army of Love» җыры икенче альбомның промоҗыры була. «Army of Love» видеоклипы Эстониядә ноябрь башында төшерелгән. Клипның режиссёры — Каймар Кукк (Caviar Productions). 1 декабрьдә Керли AOL PopEater өчен клип төшерү турында сөйли торган видеоблогның биш өлештән беренче өлеше чыга. «Army of Love» җыры 2010 елның 16 декабрендә дөнья күрә, ә видеоклип премьерасы 22 декабрьдә була. 2011 елның 30 апрелендә җыр Billboard Hot Dance Club Songs чартын җитәкли[23]. 2013 елда «The Lucky Ones» җыры шулай ук Billboard Hot Dance Club Songs чартын җитәкли[24].
2011 елның мартында Ekspress басмасы Керлины Эстониянең иң йогынтылы 100 хатын-кызы исемлегенә керткән[25].
2013 елның ноябрендә Керли Island Records тан китә һәм Ultra Music лейблы белән контракт имзалый.
Дискография
- Kerli (2007)
- Love Is Dead (2008)
- Utopia (2013)
- Shadow works (2019)
Бүләкләр һәм номинацияләр
| Ел | Премия | Нәтиҗә | |
|---|---|---|---|
| 2008 | «Керли» | MTV Europe Music Awards — Иң яхшы Прибалтик башкаручы | Номинация |
| «Walking on Air» | MTV Video Music Awards — иң яхшы поп-видео | Номинация | |
| 2009 | Eesti Rahvusringhääling[26] Ел җыры, 2008 | Җиңү | |
| Estonian Music Awards | Җиңү | ||
| 2010 | «Love Is Dead» | European Border Breakers Award (EBBA)[27] | Җиңү |
| 2011 | «Tea Party» | Eesti Muusikaauhinnad[28] — Aasta Muusikavideo | Җиңү |
Искәрмәләр
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #137490453 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Kerli // Discogs (ингл.) — 2000.
- ↑ Love Is Dead - Kerli. Billboard. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2010.
- ↑ 1 2 Tokio Hotel And Kerli Will Collaborate On Tim Burton's 'Alice In Wonderland' Soundtrack. MTV (12 гыйнвар 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Interview with Estonian Pop Princess Kerli. Pop Culture Madness (15 ноябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ 1 2 Kerli Kõivu isa ähvardab vangla! Kroonika. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Eliisa Kõiv. Õhtuleht. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Kerli. You imagine yourself dancing "samba" in brasil? UAHSUAH. Formspring.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ MTV Buzzworthy Interview: Kerli. MTV. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ 2002 - History - Estonian Television - BBC. Oetv. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Kerli Shakes Up European Pop With Island Release "Love Is Dead". Universal Music (4 апрель 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2010. Архивировано из оригинала 18 июль 2011 года.
- ↑ Kiwibox.com. Music Artist Kerli, Interview with Kiwibox Part 1. YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2010.
- ↑ Kerli performs 'Walking on Air' at the 2008 Scream Awards. Fantastic Weapon (21 октябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Burnout Paradise Track listing. Архивировано из оригинала 12 сентябрь 2008 года.
- ↑ Estonian fairytale in USA – Interview with Kerli. FREE! Magazine (10 июнь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Galerii: Kerli Kõiv Õllesummeril. elu24 (13 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Official Kerli iPhone App Now Available, Island Def Jam.com (September 10, 2009). 6 ноябрь 2009 тикшерелде.
- ↑ New Song from Kerli for iPhone Users, Official website (October 27, 2009). 7 ноябрь 2009 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-02-02, retrieved 2021-05-08
- ↑ My Duet w/ Cesare Cremonini | News | Kerli | Artists | Island | Island Def Jam
- ↑ Kerli [Official Site]. Kerlimusic.com (30 ноябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Kerli: Where Fashion and Music Collide. kerlimusic.com (6 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Masters, Megan Superman Returns! Exclusive Last First Look at Smallville's 10th and Final Season. E! Online. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Club Music, Hot Dance Songs, Club Songs, Dance Club Music Charts. Billboard. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2011.
- ↑ Kerli Album & Song Chart History. Billboard. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2012.
- ↑ Sada Eesti naist (эст.). Ekspress.ee (8 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2011. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Eesti Muusikaauhinnad » Avaleht » Tutvustus » 2009 (эст.). Eesti Fonogrammitootjate Ühing. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Voting for EBBA Awards 2010! Vote for KERLI! Island Records (30 ноябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2010. Архивировано 17 июнь 2012 года.
- ↑ Ennet, Helena-Reet. Need on Eesti Muusikaauhindade nominendid (эст.). Gossip Media OÜ (27 гыйнвар 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2011. Архивировано 17 июнь 2012 года.