Клоакалылар

Клоакалылар (лат. Prototheria) — имезүчеләрнең примитив ассыйныфы. Үз эчендә имезүчеләр белән сөйрәлүчеләр сыйфатларын берләштерәләр.

Бүгенге көндә Австралия, Тасмания һәм Яңа Гвинеядә генә яшиләр. Әлеге ассыйныф вәкилләренең күпчелеге инде юкка чыккан булып санала.

Үзенчәлекләр

Башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[4]:

  • Күкәй салып үрчиләр, күкәйләре зур түгел.
  • Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ул клоакага кушыла.
  • Имчәкләре юк, сөт бизләре корсак ягының аерым бизле өлешендә күпсанлы тишемнәр белән ачыла, балалары сөтне шуннан ялый.
  • Алгы очлыклар поясы сөйрәлүчеләрнеке белән охшаш.
  • Тән температурасы гадәттә түбән (26 °С — 34 °С).
  • Фәкать ехиднаның гына корсагында тире җыерчасыннан ясалган сумка бар. Сөт бизләре монда ачыла, ләкин алар үрчү вакытына гына формалаша.
  • Йомшак иреннәре юк, казналыклары мөгезматдәдән торган томшык белән капланган.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / за ред. Z. Zhang — 2011. — Т. 3148, вип. 1. — С. 56–60. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  2. McKenna M., Bell S. K. Classification of Mammals Above the Species Level (ингл.) — New York City: Columbia University Press, 1997. — ISBN 978-0-231-11013-6
  3. 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2006.
  4. Клоакалылар(үле сылтама)

Төркемнәр