Колхоз ударчысы
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |
«Колхоз ударчысы» — Уфа шәһәрендә Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты чыгарган гәҗит.
Уфада 1931 елның 19 апреленнән чыгып килгән, 56 саны дөнья күргән. Соңгы саны 1933 елның 13 мартында чыккан. Әлеге басманың нәшире ВКП/б/ның Башкортстан өлкә комитеты органы — «Коммуна» газетасы, ә төрле вакыттагы мөхәррирләре Р. Камал, И. Насыйров, М. Бикбулат, Г. Гузай булган. «Колхоз ударчысы» газетасы төп игътибарын наданлыкка каршы көрәшкә юнәлдергән. Аның сәхифәләрендә даими рәвештә язучы Гайнан Әмири (1911-1982) әсәрләре бастырылып килгән.
Чыганаклар
- Тәлгат Насыйров. ТАТАР МАТБУГАТЫНЫҢ АВЫР ХӘЛЕ. 193Ончы ЕЛЛАР МАТБУГАТЫНА КҮЗӘТҮ(үле сылтама) // "Казан утлары" № 2, 2011.