Король Габдулла I мәчете
Король Габдулла I мәчете (гарәп. مسجد الملك عبد الله الأول, мәсҗит әл-Мәлик Габдуллаһ әл-әүвәл) — Иордания башкаласы Амман шәһәрендә 1982 һәм 1989 еллар арасында төзелгән мәчет. Намаз бүлмәсендә берьюлы 3000 мөселман дога кыла ала. 2006 елга кадәр ул Амманның иң зур мәчете санала.
Мәчет архитектурасы зәңгәр мозаикалы гөмбәзе белән үзенчәлекле.
Мәчет комплексы — Амманның киң таралган туристлык үзәге.
Тарих
1989 елда бабасы — Иорданиянең беренче короле (1946—1951) Габдулла ибне Хөсәен (1882—1951) хөрмәтенә Иордания короле Хөсәен бин Талал тарафыннан төзелгән.
2006 елның 11 апреленнән Король Габдулла I мәчете «Иордания Милли мәчете» булудан туктый. Ул исемгә 2004—2005 елларда Габдулла І нең әтисе Хөсәен ибн Гали әл-Хашими истәлегенә төзелгән Король Хөсәен мәчете лаек булган.
Сылтамалар
- König Abdullah – Moschee 2011 елның 14 март көнендә архивланган. [алм.]
- مسجد الشهيد الملك عبدالله بن الحسين (Mosque of the Martyr, king Abdullah Ibn al-Hussein) [гар.]
Моны да карагыз
Искәрмәләр