Корткаяк
| Корткаяк | |
|---|---|
| 4тән күбрәк | |
| йорт алды, урам | |
| уртача | |
Корткаяк — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе
Бу уен кызлар арасында уйнала. Иң беренче балалар ана, Корткаяк сайлап куялар. Калганнары бакчар (сыерчык) була. Кызлар аллы-артлы тезелешеп, бакчар булып, «ана»лары артына басалар. Каршыларыннан килгән Корткаяк (әби карчык) ана артында торучы сыерчыкларны йолкып алырга тырыша. Тарткалашканда ике арада мондый әйтеш була:
— Әй, Корткаяк, Корткаяк, аркаңда ниләр бар?
— Бакчар, бакчар балалар бар.
— Аның берсен бирсәнә!
— Кара җаның алсана!
Әй, Корткаяк, Корткаяк,
Ике кулың утка як!
Уен сыерчыкларны Корткаяк алып бетергәнче дәвам итә.